Минзәлә педагогика көллияте
Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.

Remove ads
Тарих
Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган.
Бөек Ватан сугышы еллары
Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша.
- 07.11.1941—01.01.1942 кыска сроклы хәрби-сәяси курсларда татар шагыйре Муса Җәлил укып, сәяси җитәкче (өлкән политрук) дәрәҗәсе ала.
- Әлеге фактка нигезләнеп, 1970 елда укуханәдә Муса Җәлил музее ачыла.[1]
Үзгәртүләр
- 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла).
- 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла.
- 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгы[2] белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә.
- 2010 ТР министрлар кабинеты карары[3] белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә.
Белгечлекләр
- 1932 елдан — «Башлангыч сыйныфларда белем бирү».
- 1965-1978, 2007 — «Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү».
- 1971 елдан — «Техник хезмәт, Хезмәтләндерү эше».
- 1998 елдан — «Чит ил (инглиз) теле» (өстәмә белгечлек - татар теле).
- 2004 елдан — «Информатика».
- 2006 елдан — «Туристлык».
- 2009 елдан — «Гамәли информатика» (тармаклар буенча).
- 2011 елдан — «Махсус мәктәпкәчә белем бирү».
- 2012 елдан — «Адаптив физик тәрбия».
Бинасы

- Төп мәкалә: Реаль укуханә бинасы (Минзәлә)
М. Җәлил музее
- Төп мәкалә: Муса Җәлил мемориаль музее (Минзәлә)

Экскурсияләр һәм дәресләр
Remove ads
Шәхесләр
Директорлар
- 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы.
- 2015 елдан — Вера Муринова, в. б.
- 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов.
- 2024 елның ноябреннән ― Гөлназ Сәмигулла кызы Хәбибуллина[5]
Укытучылар
Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта.[6]
Түбәндәге исемлек – төрле вики-волонтёрларының бөтендөнья Викимәгълүмат белем базасына төркәп барган бүләк ияләренең автоматик тутырылган исемлеге. Ул һичшиксез тулы түгел. Викины үз кылыгызга алыгыз, җитмәгән мәкаләләрне языгыз! Татар телле белем дөньясын үзләштерү, куллану, баету һәм ныгытуга өлешегез өчен рәхмәтләр явып торсын үзегезгә. |
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар.
70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли.
- Леонид Шәйсолтан улы Арсланов — филология фәннәре докторы (Алабуга).
- Илдар Галәви улы Галәветдинов — физика-математика фәннәре кандидаты (Казан).
- Васил Габдулла улы Гайфуллин — педагогика фәннәре докторы, министр, ректор (Казан).
- Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин — филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче (Казан).
- Владимир Иван улы Иванов — тарих фәннәре докторы, министр (Казан).
- Наиб Хәбибназар улы Лаисов — филология фәннәре кандидаты, ректор (Алабуга).
- Юныс Әминов — драматург.
- Рәшит Гәрәй — шагыйрь.
- Гөлшат Зәйнашева — шагыйрә.
- Мәдинә Маликова — язучы.
- Газиз Мөхәммәтшин — язучы.
- Эльмира Шәрифуллина — шагыйрә.
- Вәсимә Хәйруллина — шагыйрә.
- Асаф Вәлиев — җырчы.
- Резеда Шәрәфиева — җырчы.
- Тәкый Зәкиев — ТРның атказанган укытучысы.
- Диктат Гали улы Галиев — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты хезмәткәре(Казан).
- Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (Салихова) — филология фәннәре докторы (2001)(Алабуга).
- Рамилә Зөфәр кызы Әбүярова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты.
- Илшат Миргалим улы Хәмитов — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты.
- Роза Зәки кызы Сәрвәрова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), филология фәннәре кандидаты.
- Альбина Гыйззәтулла кызы Вәлиева (Хәйруллина) – филология фәннәре кандидаты, «Мәгариф» журналы бүлек мөдире.
- Рафис Гаян улы Шакиров — физика-математика фәннәре кандидаты (Яр Чаллы).
- Рауза Рифкать кызы Солтанова — сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА өкән фәнни хезмәткәре.
- Ленар Гыймазетдин улы Әхмәтов — педагогика фәннәре кандидаты, проректор (Алабуга).
- Надежда Егор кызы Костылева — педагогика фәннәре кандидаты.
- Маргарита Денис кызы Панарина — педагогика фәннәре кандидаты (Минзәлә).
- Фрил Мирзанур улы Әхмәтов — I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.[7]
- Фаил Ибраһимов — театр эшлеклесе.
Түбәндәге исемлек – төрле вики-волонтёрларының бөтендөнья Викимәгълүмат белем базасына төркәп барган бүләк ияләренең автоматик тутырылган исемлеге. Ул һичшиксез тулы түгел. Викины үз кылыгызга алыгыз, җитмәгән мәкаләләрне языгыз! Татар телле белем дөньясын үзләштерү, куллану, баету һәм ныгытуга өлешегез өчен рәхмәтләр явып торсын үзегезгә. |
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads