Николай Шверник
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Николай Шверник (рус. Николай Михайлович Шверник, 7 (19) май 1888, Санкт-Петербург — 24 декабрь 1970, Мәскәү) — Совет сәясәт эшлеклесе.
БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасы депутаты (1-6 чакырылышлары). Социалистик Хезмәт каһарманы (1958).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Санкт-Петербургда күпбалалы эшчеләр гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Чиркәү-мәхәллә мәктәбен, аннары һөнәрчелек училещесын тәмамлаган. 14 яшьтә электромеханика заводында кырдыручы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1905 елда РСДРП фиркасенә кушыла. Санкт-Петербургда, Николаевта, Тулада, Самарда фиркави агитация алып бара. Өч мәртәбә сөрген ителә. Февраль инкыйлабын Сарытауда каршы ала.
Сәяси карьера
- 1917 дән Самарда завод комитеты рәисе, Самар шурасы башкармасы президиумы әгъзасы.
- 1918-1921 дә Кызыл Гаскәрдә хәрби-сәяси эштә.
- 1921-1923 тә профсоюз эшендә, 1924 тән РК(б)Ф ҮКК Президиумы әгъзасы һәм РСФСР эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре.
- 1925-1926 да БК(б)Ф ҮКның Ленинград һәм Төньяк-Көнбатыш бюросы сәркәтибе.
- 1926-1927 дә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе.
- 1927 дән фирканең Урал өлкә комитеты рәисе.
- 1929 да металлистлар профсоюзы ҮКның рәисе.
- 1929 дан ҺББҮШ сәркәтибе, 1930-1944 тә һәм 1953-1956 да ҺББҮШ рәисе, бер үк вакытта 1938-1946 да ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
- 1944-1946 да РСФСР ЮШ Президиумы рәисе.
- 1946-1953 тә ССРБ ЮШ Президиумы рәисе.
- 1956-1966 да СБКФ ҮК каршындагы фирка контроле комиссиясе рәисе, сәяси золым корбаннарын аклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.
1966 дан пинсәдә.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads