Пашто теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пашто теле (پښتو), кайвакыт Пухто яки Пахто дип языла, Һинд-Европа телләр гаиләсенең Көнчыгыш Иран теле. Ул фарсы әдәбиятында әфгани (افغانی, Afghāni) буларак мәгълүм. Асаба тел буларак этник пуштуннар тарафыннан сөйләшелә, Әфганстанның ике рәсми телләренең берсе булып тора. Пакистанда сөйләшүчеләр саны буенча икенче региональ тел булып тора, күбесенчә төньяк-көнбатыш Хайбер-Пахтунхва провинциясендә һәм Бәлүҗистан провинциясенең төньяк районнарында сөйләшелә. Шулай ук ул дөнья тирәли пуштун диаспорасының беренчел теле булып тора. Пашто сөйләшүчеләренең тулаем саны кимендә 40 миллион, гәрчә кайберәүләр 60 миллион дип фараз итәләр.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads