Агалтын

From Wikipedia, the free encyclopedia

Агалтын
Remove ads

Агалтын (лат. Platinum, Pt) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 10 төркем элементы. Тәртип номеры — 78.

Кыска фактлар Агалтын, ... хөрмәтенә аталган ...
Remove ads

Символы

Агалтын элементының символы — Pt (Платина дип укыла).

Этимологиясе

Агалтынга платина дигән исем испан конкистадорлары тарафыннан бирелгән, алар XVI гасыр уртасында Көньяк Америкада (хәзерге Колумбия территориясендә) көмешкә (исп. plata) охшаган яңа металл белән беренче тапкыр танышкан. Сүз «кече көмеш» дигәнне аңлата. Агалтынның бу исеме озак вакыт куллану тапмаган.

Тарих

Агалтын 1557 елда итальян гуманисты Юлиус Цезарь Скалиджер тарафыннан ачыла. "Иске дөнья"да агалтын XVI гасыр уртасына кадәр мәгълүм булмый, әмма Анд цивилизациясе (инкалар һәм чибчалар) аны борынгы заманнардан ук чыгарганнар һәм кулланганнар. XVI гасыр урталарында агалтын белән танышкан беренче европалылар конкистадорлар була. Әдәбияттә беренче булып агалтын турында Скалигер 1557 елда басылып чыккан "Экзотерик күнегүләр 15 китапта " дигән китабында телгә ала.[4][5].

Рәсәйдә

Рәсәйдә 1819 елда ук Уралда табылган сибелмә алтында «яңа себер металлы» табылуа, аны башта агалтын дип атыйлар. Агалтын Үрге Исәт, соңыннан Невьян һәм Билимбай приискыларында очрый. Агалтынның бай сибелмәләре 1824 елның икенче яртысында ачыла, ә киләсе елына илдә аны чыгару башлана[6]. 1826 елда П. Г. Соболевский һәм В. В. Любарский пресслау ярдәмендә җиңел чүкелә торган агалтын эшләп чыгару ысулын уйлап тапканнар.

Җир кабыгында табылуы

Ятмалары

Агалтын иң сирәк металларның берсе булып тора: аның микъдары җир кабыгының (кларклар) массасы буенча 5×10−7 % тәшкил итә.

Чыгару

Иң күп агалтын чыгаручы илләр (2015, тонналарда): КАҖ (110), Россия (25), Зимбабве (11), Канада (7,2), АКШ (3,7).[7]

Иң күп агалтын экспортлый торган илләр (млн $ларда): КАҖ (7,45), Берләшкән Кыйраллык (4,21), Швейцария (2,64), Алмания (2,05), АКШ (1,81), Россия (1,77), Япония (1,27), Италия (1,24). Иң күп көмеш импортлый торган илләр (млн $ларда): АКШ (4,56), Япония (3,29), Һоңкоң (3,06), Берләшкән Кыйраллык (2,42), Швейцария (1,64).[8]

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads