Празеодим

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Празеодим (лат. Prasaeodymum, Pr) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 59. Лантаноидлар төркеменнән, көмөшсу мәгъдән.

Подробнее Церий◄Празеодим / Prasaeodymum (Pr) ►Неодим, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Празеодим элементының символы — Pr (Празеодим дип укыла).

Исеменең килеп чыгышы

Исеме грек. πράσιος — «аксыл-яшел» һәм δίδυμος — «игезәк» дигәнне аңлата. Мондый атама белән ул тозларының төсенә һәм элементның ачылу тарихы белән бәйле.

Тарихы

Празеодим 1895 елда Карл Ауэр фон Вельсбах тарафыннан ачыла. Ул 1839 елда швед химигы Карл Мосандер тарафыннан табылган дидим элементының физик һәм химик үзенчәлекләре якын булган ике элементның катнашмасы булуын билгели, аларга ул неодим һәм празеодим дип исем бирә.

Табигатьтә

Җир кабыгында празеодимның нисбәте — 9 г/т, океан суларында — 2,6×10−6мг/л[1].

Чыгарып алу

Празеодимны сирәк очрый торган җир элементлары белән катнашмалардан алалар. Экстракцияле һәм хроматографик бүлү һәм ваклап кристаллаштыру вакытында празеодим җиңел лантаноидлар белән бергә туплана һәм неодим белән кушылып аерыла. Алга таба празеодимны неодимнан аералар һәм 850oC температурада термик юл белән яки электролизлап саф металл рәтенә күчерәләр.

Куллану

Празеодим ионнары 1,05 мм дулкын озынлыгы белән лазер нурланышын тудыру өчен кулланыла (инфракызыл нурланыш). Празеодим фториды лазер материалы буларак кулланыла. Празеодим оксиды пыяла эретү өчен файдаланыла, аңа кушылганда аксыл- яшел төс бирә.

Празеодим мишметалл компоненты булып тора, корычка легирлау өстәмәсе итеп файдаланыла. Магнийлы кобальт һәм никель эретмәләре составына керә.

Шулай ук карагыз

*Изотопы празеодима

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads