Кобальт
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кобальт (лат. Cobaltum, Co) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 27. Элементның атом массасы 58,933194(4)[1]. Гади матдә кобальт — көмөшсу-ак, бераз саргылт металл, зәңгәрсу яки алсурак төсмере бар. Ике кристаллы модификациягә ия.
Remove ads
Символы
Кобальт элементының символы — Co (Кобальт тип укыла).
Исеменең килеп чыгышы
«Кобальт» атамасы алман. Kobold— тау иясе, гном дигәннән килеп чыккан.
Кобальт минералларын яндырганда аларның составындагы мышьякның оксиды бүленеп чыгып, кешеләр агуланган. Моның сәбәбен таучылар тау иясе Кобольдтан күргәннәр һәм элементка да шул исемне биргәннәр.
1735 елда швед минералогы Георг Брандт элек билгесез металл тапкан һәм аны кобальт дип атаган. Ул шулай ук нәкъ шул элементның берләшмәләре пыяланы күк төскә буяуын ачыклаган — аның бу үзенчәлеге белән борынгы Ассирияда һәм Вавилонда файдаланган булганнар әле.
Remove ads
Тарихы
Кобальт кушылмалары кешегә борынгы заманнан ук билгеле. Борынгы Мисыр каберләрендә күк кобальт стаканнар, эмальләр, буяулар очрый. Беренсе күк буяу 1800 елда әзерләнгән.
Ятмалары
Җир кабыгында кобальтның масса өлеше 4×10−3%.
Әдәбият
- Кобальт// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 12-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads