Рамазан Өметбаев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рамазан Өметбаев (Рамазан Гыймран улы Өметбаев, баш. Рамаҙан Ғимран улы Өмөтбаев) — җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы, публицист. Икътисад фәннәре кандидаты (1967). РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1958). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). БР язучылар берлеге әгъзасы (1989). Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреаты (1993).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1924 елның 7 апрелендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге БР Әбҗәлил районы) Әлмөхәммәт авылында туган. Уфада икееллык фирка мәктәбен (1953), Магнитогорскида педагогия институтын (1954), Мәскәүдә фирка үзәк комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (1967) тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышында
1942 ел башында үзе теләп фронтка китә. 1943 елның җәендә Kуpcк сугышында була, Opёл шәһәре янында авыр контузия ала. Дәваланып, кире сафка баса һәм 11- Аpмия составында Бaлтика җирләрендә яуларда катнаша.
Хезмәт юлы

- 1937 МТСта эш кәгазьләрен күчереп язучы.
- 1941 Баймак бакыр эретү заводында торф кисүче.[1]
- 1947-1960 Баймак фирка райкомында: инструктор, бүлек мөдире, сәркатип, 1954 2-сәркатип, 1956 1- сәркатип.
- 1953 «Сталин байрагы» («Стерлитмакский рабочий») газетасында.
- 1960-1965 фирка өлкә комитетында бүлек мөдире.
- 1967 БАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1975-1981 БАССР кинофикация дәүләт комитеты рәисе.
- 1966-1975 БАССР тарих, мәдәният ядкәрләрен саклау республика шурасы президиумы рәисе.
- 1963-1967 БАССР Югары шурасы президиумы әгъзасы,V-IX чакырылыш Югары шура депутаты.
Иҗаты
Р. Өметбаевның иҗаты документларга нигеләнгән булуы белән аерылып тора. Халыкның тормышын һәм көнкүрешен чагу сурәтли. «Генерал Күсимов» (1990; 1995 (рус.)) документаль повесте Советлар берлеге Каһарманы Т.Т. Күсимовка багышланган. Ике китапны эченә алган дилогияда Октябрь инкыйлабыннан соңгы авыл язмышы сурәтләнгән: «Чыктан иелә кылган» (1993), «Сыну» (1999). «Сарыколак» хикәясе буенча «Башкортстан» ДТРК 2 серияле нәфис фильм төшергән (1990, 1995, режиссёр Ә. Нурмөхәммәтов).
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1958).
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1995).
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (1993).
- Ленин ордены (1957).
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1974).
Хәтер
- Сибайда, Баймакта, Әбҗәлил районы авылларында урамнарга исеме бирелгән.
- Сибай башкорт лицее Р. Өметбаев исемен йөртә.
- Сибай шәһәре хакимияте ел саен Рамазан Өметбаев премиясе тапшыра.
- 2025 елда Уфаның Ленин районындагы яңа урамга исеме бирелгән[2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads