Рафаиль Закиров (1949)
хәрби очучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафаиль Закиров, Рафаиль Шәкүр улы Закиров (1949 елның 20 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан - 2020 елның 17 июле, РФ, Мәскәү) — Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авиация идарәсе башлыгы (1995 елдан). ГТХМ авиациясен төзүче буларак очкыч ярдәмендә янгын сүндерүнең беренче технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә Ми-8, Ка-32, Ми-26 боралакларын һәм Ил-76 очкычын кулланып янгыннарны сүндерүнең уникаль технологияләре эшләнгән[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1949 елның 20 маенда Казанда туган. 1972 елда Сызрань югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. Карпат буе хәрби округында вертолет экипажы, звено, эскадрилья белән җитәкчелек итә. 1982 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлаган. Төркистан хәрби округында, Алманиядәге совет гаскәрләре төркемендә җитәкче вазифалар башкарган. Әфганстан сугышында катнашкан. Коры җир гаскәрләре авиациясенең командующие идарәсенең хәрби әзерлек башлыгы урынбасары вазифасында хәрби хезмәтен тәмамлаган.
Remove ads
ГТХМ авиация башлыгы
1995 елда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (ГТХМ) Авиация идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. Әлеге ведомствоның авиация бүлекчәсен булдыру эшен башлап җибәрә. Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәндә алынган белемнәре һәм тәҗрибәсе аңа коткару очкычларының һәм коткару чараларының яңа төрләрен уйлап табуда ярдәм итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен иң җаваплы бурычларны үтәргә сәләтле бүлекчәгә әйләндерүгә зур көч куя. Рафаиль Шәкүр улы җитәкчелегендә Россия ГТХМ авиациясе 1995-2011 елларда халыкара, Россия һәм региональ характердагы 300 дән артык коткару һәм гуманитар операцияләрдә катнаша.
Аның җитәкчелегендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авиация идарәсе тарафыннан МИ-8, Ка-32 һәм Ми-26 вертолетлары өчен, ВСУ-5 һәм ВСУ-15 су сиптерү җайланмаларын кулланып, янгыннарны сүндерүнең уникаль технологияләре, ВОП-3 ярдәмендә нефть таралган мәйданга каршы көрәшнең, шулай ук дөнья практикасында аналогы булмаган Ил-76 очкычларын һәм ВАП-2 су сиптерү җайланмаларын кулланып, эре табигый һәм техноген янгыннарны сүндерү технологияләре эшләнә. ГТХМ авиациясе яңа очкыч — Бе-200ЧС амфибиясе белән тулыландырыла[2].
РФ коткару корпусын үстерүгә керткән өлеше өчен Рафаиль Шәкүр улы 1998 елда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының премиясе лауреаты исеменә лаек була[3].
Россия ГТХМ авиациясе белән оста җитәкчелек итүе, гуманитар ярдәм күрсәтү һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча хөкүмәт биремнәрен вакытында һәм сыйфатлы үтәве, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының илдә һәм чит илләрдә абруен күтәрүе өчен исемле салкын һәм утлы корал белән бүләкләнгән [4].
2010 елның августында ул РФ премьер-министры Владимир Путинның Бе-200ЧС очкыч-амфибиясендә урман янгынын сүндергән вакытта икенче пилоты булган. Нәкъ менә Рафаиль Закиров аңа кыска инструктаж үткәрә[5].
2014 елда РФ Саклану министрлыгына — РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгының киңәшчеләр төркеменең әйдәп баручы аналитигы булып эшкә кайта.
2020 елның 17 июлендә каты авырудан соң Мәскәүдә вафат булган. Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә урнашкан Федераль хәрби мемориаль зиратта югары хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнгән[6].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1992 — Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы[7]
- IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен ордены
- Батырлык ордены
- Хәрби казанышлар өчен ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- күп санлы медальләр
Сылтамалар
- Закиров Рафаиль Шакурович. 2020 елның 23 июль көнендә архивланган. Портал «Татары без границ»(рус.)
- На Федеральном военном мемориальном кладбище прошла церемония прощания с Рафаилем Закировым. 2020 елның 23 июль көнендә архивланган. МЧС России, 23.07.2020(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads