Сызран

Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia

Сызран
Remove ads

Сызран (рус. Сызрань) — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.[3]

2021 елның 10 сентябреннанХезмәт даны шәһәре.[4]

Remove ads

География

Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самардан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (СамарСызраньПенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамарУфаЧиләбе), А151 (ЧуелКанашСембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — СарытауВолгоград) автоюллар баралар.

Подробнее Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Сәгать поясы

Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

Подробнее Сызран климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Исемнең килеп чыгышы

Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.

Тарих

Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.

1717 елданӘстерхан губернасы составында, 1728 елданКазан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.

1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).

1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран округы үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир сәверташ комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм мебель фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.[5]

1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.

Халык

1856[6]1897[7]1913[6]1926[6]1931[6]1939[6]1959[8]1970[9]1979[10]1989[11]2002[12]2010[13]
~17 80032 383~43 600~48 800~55 300~77 900148 391173 347178 498174 335188 107178 773

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Икътисад

Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең ширкәтләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.

мебель фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.

Югары уку йортлары

  • Самар дәүләт икътисади университиетының филиалы
  • Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы
  • Самар дәүләт техника университиетының филиалы

Танылган шәхесләр

  • Виктор Горбунов (1924-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1957-1958).

Галерея

Шулай ук карагыз

  • Сызран кирмәне

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads