Россия этнослары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Россия этнослары
Remove ads

Россия Федерациясенең 185 тән артык төрле этник төркемнәренең һәрберсе аерым милләт буларак санала. Бу төркемнәрнең халык саннары нык аерыла — мәс. руслар һәм татарлар саны миллионнар белән исәпләнсә, саамнар һәм кетлар исә 10,000 ким.[1]

Thumb
Россия Федерациясенең Европа өлешендә Беренче бөтендөнья сугышына кадәрге этник төркемнәр таралышы харитасы.

Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 21 милли республика (аерым этник азчылыкның үз иле буларак булдырылган), 5 автономияле округ (гадәттә этник азчылыкның өлеше зур яки доминант) һәм бер автономияле өлкә статуслы төбәкләр бар.

Remove ads

Россиядәге этник төркемнәр, 1926-2010[2]

Подробнее Этник төркем, Тел гаиләсе ...
Remove ads

Тел һәм мәдәният

Россия Федерациясе конституциясе буенча, илнең рәсми тел буларак рус теле билгелә, ләкин республикаларның бер яки күбрәк телне рәсми тел буларак билгеләү хокуклары бар. Республикаларныңкүпчелегендә кимендә ике рәсми/дәүләт теле барлыкта — рус теле һәм төбәкнең исеменә нигез салган милләтнеке.[1] Төбәкләрдә 50 күбрәк азчылык телләрендә 1,350 күбрәк газета һәм журнал, 300 телеканал һәм 250 радиостанция эшли. Яңа кабул ителгән кануннар нигезендә азчылык телләре федераль радио һәм телевидение эшчәнлегендә дә кулланыла ала.[3]

2007 елда, 38 милли азчылыкның телләрендә 6,260 мәктәп белем бирә иде, 10,404 мәктәптә 75 артык милли азчылык телләре дәрес буларак укытылды. Тулаем алганда, Европа Шурасы министрлары азчылыклар телләрендә дәреслекләр белән тәэмин итү, азчылык телләрне өйрәтү мөмкинлекләрнең киңәю, укытучыларны әзерләү өлкәсендә уңай үзгәрешләрнең булуын таныды. Шул ук арада, кайбер аерым азчылыклар очрагында туган телендә белем алу мөмкинлеге өлкәсендә проблемалар кала бирә.[3]

Илдә 2000 артык милли азчылыклар ассоциациясе һәм 560 милли-мәдәни автономия булуга карамастан, Министрлар Комитеты күп регионнарда милли азчылыкларның мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә юнәлгән дәүләт ярдәме бик түбән дәрәҗәдә булуын таныды.[3] Шул ук арада, үз милли төбәге булган һәм булмаган этник төркемнәрнең арасында зур аерма күзәтелә — соңгыларның ресурслары чагыштырмача түбәнрәк.[1]

Remove ads

Җирле халыклар

Россиядә шулай ук аерым төркемгә керүче азчылык халыклары да яши — каты климатик шартларда яшәм, бик традицион тормыш рәвешен алга сөрүче Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш азсанлы җирле халыклары.[1] Советлар Берлегенең юкка чыгуыннан соң, Россия аларның хокукларны саклауга юнәлгән махсус кануннар кабул итте.[1]

2007 елда Европа Шурасы Министрлары Комитеты бу җирле халыклар яшәгән территория һәм анда урнашкан табигый байлыкларны саклау өлкәсендә илнең федераль кануннарына кертелгән үзгәртүләре нәтиҗәсендә тискәре

үзгәрешләргә китерә алачагын таныды.[3]

Хариталар

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads