Рәмзия Безус
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәмзия Мансур кызы Безус (кыз фамилиясе Фәйзуллина, 1962 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс) — курчак театры актрисасы, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә (1979 елдан). Татарстанның атказанган (1994) һәм халык (2001) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы Янурыс авылында туган. Туган авылында сигезьеллык (1977), Азалак авылында урта мәктәпне (1979) тәмамлый. Җырчы булырга теләп, 1979 елда Казанга музыка укуханәсенә укырга килә. Ләкин анда укымый, туганнары ярдәме белән (махсус һөнәри белеме булмаган килеш) Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында (башта бутафория цехында, соңрак татар труппасында) эшли башлый. Казанда сәүдә техникумын тәмамлый, бер-ике ел сәүдә өлкәсендә эшләп ала.
2004 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын тәмамлаган.
Remove ads
Иҗаты
Театрда 40 ел иҗат итү дәверендә татарча һәм урысча куелган спектакльләрдә бик күп рольләр башкарган. Иң күп һәм яратып уйнаган рольләре — җырлый һәм мәхәббәт уйный торган кызлар.
Уйнаган рольләренең кайберләре
«Әкият» театрында
- Найман-ана — «Гасырдан озын көн...» Чыңгыз Айтматов
- Миләүшә, Зарифа — «Карт буйдак» Рабит Батулла
- Будур — «Галәветдиннең сихерле лампасы» Н. Гернет
- Гаделмөлек — «Хан кызы» Кәрим Тинчурин
- Чикерткә — «Җырлап узган җәй» Нәби Дәүли — әлеге рольне башкарган өчен Халыкара яшьләр лагерена (Балтик буе) путевка белән бүләкләнә
- Сөмбел — «Камыр батыр» Сәлах Хөсни
- Таңчулпан — «И, кызык Шүрәле!..» Гөлшат Зәйнашева
- Диләфрүз — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин
- Зөһрә — «Чулпан йолдыз калка…» Зөлфәт
- Чеби — «Алтын чеби» В. Орлов һ. б.
Курчак театрларының халыкара фестивальләрендә — Канн (Франция), Адана, Бурса, Искешәһәр, Измир (Төркия), Бакы (Азәрбайҗан), Алматы, Актүбә (Казакъстан), Самар, Уфа, Улан-Удэ, Яр Чаллы һ. б. — катнаша. Адана шәһәрендә узган халыкара фестивальдә «Теге дәһшәтле төндә» (Зөлфәт) спектаклендә баш рольне (Су анасы) башкара.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1994 — Татарстанның атказанган артисты
- 2001 — Татарстанның халык артисты
- Кәрим Тинчурин исемендәге республика фестивале дипломы
- «Рухият» фонды фестивале дипломы — «Ак күлмәктә кара елан» (Рафис Корбан, Нәҗип Думави) спектаклендә уйнаган Зөләйха роле өчен.
- 2020 — «Тантана» премиясе[1]
- 2022 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале [2]
Гаилә хәле
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads