Сабир Шәрипов (1948)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сабир Шәрипов (1948)
Remove ads

Казакъстан язучысы Сабир Шәрипов белән бутамагыз.

Кыска фактлар Сабир Шәриповбаш. Сабир Шәрипов, Тугач бирелгән исеме: ...

Сабир Шәрипов, Сабир Нәгыйм улы Шәрипов (баш. Сабир Нәғим улы Шәрипов, 1948 елның 20 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый2018 елның 31 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы. ССРБ язучылар (1986) һәм журналистлар (1991) берлекләре әгъзасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 20 мартында БАССР Белорет районы Бакый авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне (1963), Белоретта педагогика укуханәсен (1967), Уфада дәүләт университетын (1974), Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый. Туган авылында укытучы (19671969), «Совет Башкортстаны» газетасында (1974) тәрҗемәче булып эшли. 19771979 елларда хәрби хезмәттә. Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында, Уфада китап нәшриятында бүлек мөдире (19902003), «Агыйдел» журналында (2003 елдан) мөхәррир, проза бүлеге мөдире[1].

2018 елның 31 августында Уфада вафат[2].

Remove ads

Иҗаты

1967 елда «Урал» район газетасында беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Студент елларында «Шоңкар» әдәби түгәрәгендә актив катнаша, хикәяләр яза, аларның кайберләре өлкә матбугатында басыла. Сабир Шәрипов «Таулардагы эзләр» (1982), «Каенлы артылыш» (1985) «Хушлашмыйм» (1992), «Иске кышлау урыны» (1995), «Ак кулчатыр» (1998) исемле роман, повесть һәм хикәя китапларында әхлак-этик проблемаларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. М. Шолоховның «Кеше язмышы», В. Сидоровның «О башкире-певце и бесстрашном бойце» дигән китабын тәрҗемә итте.

БАМны төзүче солдатлар тормышы турындагы «Хушлашмыйм» романы Казанда 2003 елда басылды[3].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads