Саре Абдуллина

икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТАССР атказанган фән эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Саре Абдуллина
Remove ads

Сарә Абдуллина, Сарә Нури Абдуллина (кыз фамилиясе Мәмүтказинова, кырымтат. Sare Nuri Abdullina, 1929 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор (1979), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).

Кыска фактлар Сарә Абдуллина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССР Алупка(ингл.) шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Гази Хәбибулла (18641929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе һәм граф Воронцовның утары (Алупка шәһәрендә) идарәчесе булган.

1944 елның маенда Кырым татарлары сөргене вакытында Идел буена, Мари АССРга сөрелгән.

«Икътисад, планлаштыру, урман тауар алмашуын оештыру» белгечлеге буенча Идел буе урман техникасы институтын (Йошкар-Ола) кызыл дипломга тәмамлаган (1952).

Remove ads

Хезмәт юлы

  • 1944 Мари үзәк кәгазь-катыргы комбинаты (Волжск), химик-лаборант.
  • 1952 Волжск целлюлоза-кәгазь техникумы укытучысы.
  • 1962 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты өлкән укытучысы.
  • 1979-2003 Казан дәүләт финанс-икътисад институты кафедра мөдире.
  • 2003 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры.
  • 2009 елдан КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының оешма икътисады бүлеге кризиска каршы идарә һәм бәя кую эшчәнлеге кафедрасы профессоры.
Remove ads

Хезмәтләре

6 фәннәр докторы, 30 фәннәр кандидаты әзерләгән. Сәнәгать оешмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы мәсьәләләре буенча 250 фәнни хезмәт язган. «Минск-22» һәм «Минск-32» ЭВМнарын сәнәгать оешмаларында куллануны кертүче. Казанның сәнәгатен үстерүнең 2005, 2010, 2050 елларга планы авторларының берсе.

Бүләкләре, мактаулы исменәре

  • ТАССР атказанган фән эшлеклесе
  • РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • «В.И. Ленинның тууына 100 ел» медале

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads