Якутия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Якутия
Remove ads

Саха́ Республикасы (Яку́тия) (якут. Саха Өрөспүүбүлүкэтэ, Саха Сирэ) — Россия Федерациясе эчендә булган дәүләти корылма, Россия субъекты, Ерак Көнчыгыш федераль округына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Мәйданы буенча Россиянең иң зур регионы; шуның өстенә, Якутия — дөньяда иң зур административ-территориаль берәмлек. Башкаласы — Якутск шәһәре.

1922 елның 27 апрелендә төзелгән.

Саха (Якутия) Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкиллекле, закон чыгару һәм контроль органы ― Ил Түмэн.

Remove ads

Географиясе

Чиктәшлек

Подробнее Як, Россия Федерациясенең субъекты ...

Якутиянең яр буе сызыгының озынлыгы — 4 500 километрдан артыграк. Якутиянең 2/5 өлеше төньяк поляр түгәрәк артында урнашкан. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 2 500 км, көнчыгыштан көнбатышка — 2 000 км.

Рельефы

Thumb
Якутск янында Лена елгасы
Thumb
Амга елгасы

Якутиянең 2\3 өлеше таулардан гыйбарәт. Иң биек ноктасы — Победа тавы (3147 м, башка мәгълүматлар буенча — 3 003 м; Черский тау сыртында урнаша), Мус-Хая тавы (2959 м, башка мәгълүматлар буенча — 3 011 м). Якутиядә шулай ук Верхоянск тау сырты урнашкан.

Якутиянең көнбатыш өлешендә иң зур яссы таулыкларның берсе — Урта Себер яссы таулыгы урнашкан.

Зур мәйданлы түбәнлекләр: Үзәк Якутия түбәнлеге, Колыма түбәнлеге, Төньяк Себер түбәнлегенең көнчыгыш өлеше.

Гидрографиясе

Якутия — иң күп елгалы (700 мең елга) һәм күлле (800 меңнән артык күл) регионнарның берсе. Иң зур елгалар: Лена (озынлык — 4 400 км), Вилюй (2650 км), Оленёк (2292 км), Алдан (2273 км), Колыма (2129 км), Индигирка (1726 км), Олёкма (1436 км), Анабар (939 км) һәм Яна (872 км).

Иң зур күлләр: Бустак, Лабыңкыр.

Табигате

Якутиянең территориясе 4 географик зонасы чикләрендә урнашкан: тайга урманнары, тундра, урманлы тундра һәм арктика чүлләре; Якутия җирләре башлыча мәңгелек туңлык зонасында урын алган.

Үсемлекләр

Тайгада даур карагачы өстенлек итә. Шулай ук нарат, кедр, чыршы, каен, усак агачлары, көньяктагы районнарда — Себер кедры, таулы районнарда исле тирәк һәм чозения таралган.

Хайваннар дөньясы

Якутия тайга-тундра зоогеографик зонасында урнаша. Монда морж, нерпа, тюлень, ак аю торалар (утраулы территориясендә); поши, төньяк боланы, кабарга, карлы тәкә, изюбр, көрән аю, бүре, кызыл төлке, ак төлке, кеш, ас, себер көзәне, чәшке һ. б.

Республиканың сулыкларда балыкларның 50 төре тора, кошларның 250 төре монда оя ясый.

Remove ads

Климаты

Климат — кискен континенталь, кышның озын һәм җәйнең кыска периоды белән аерылып тора.

Подробнее Период, Гый, °C ...

Сәгать пояслары

Thumb
Якутия сәгать пояслары

Якутия өч сәгать поясларда урнаша:

  1. Якутия сәгать зонасы (YAKT, UTC+10).
  2. Владивосток сәгать зонасы (VLAT, UTC+11)
  3. Магадан сәгать зонасы (MAGT, UTC+12)


Remove ads

Административ бүленеш

Thumb

Республика үз эчендә 36 муниципаль берәмлеккә бүленә: 34 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы.

Подробнее Картада №, Исеме ...

Тарихы

Беренче меңъеллык уртасында эвенкларның һәм эвеннарның борынгы бабалары Якутиягә киләләр. Лена краена якутларның килүе аларны Ленадан көнбатышка һәм көнчыгышка китәргә мәҗбүр иткән.

Россия составында

Моны да карагыз: Якутск өлкәсе

XVII гасырның беренче чирегендә рус сәяхәтчеләре Ленага барып җиткәннәр; Якутскны, Жиганскины, Верхоянскины, Зашиверскины, Среднеколымскины нигезләгәннәр.

1632 елда Ленаның уң ягында Якутск острогы нигезләнә. 1638 елда Якутск өязе оештырыла, аннан соң ул Иркутск губернасы составында Якутия провинциясе һәм Якутск өлкәсе буларак үзгәртеп корылган.

Якутия тарихының аерым сәхифәсе — 1640-еллардан башланган сөрген. XIX гасырдан башлыча сәяси сөрү өстен булган: монда декабристлар, 1863 ел күтәрелешендә катнашучылар, народниклар, эсерлар, социал-демократлар үз срогын тутырганнар.

1922 елның 27 аперелендә Якутия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Якутия АССР) оештырыла.

1920-елларда Алдандагы алтын чыганакларын эшкәртү башлана. 1930нчы елларда Көньяк диңгез юлын эксплуатацияләү башлана, Лена тамагында Тикси порты төзелә. 1950-елларның уртасына кадәр республикада Дальстрой һәм ГУЛагның хезмәт лагерьлары эшләгән.

1950-елларда республиканың көнбатышында алмаз чыганакларын, ә 1960-елларда көньяктагы уран рудасы чыганакларын тапканнар.

1990 елның 27 сентябрьдә республиканың суверенитеты турында декларациясе игълан ителә; 1991 елның октябрендә республикада президент посты кертелә. Михаил Ефимов республиканың беренче президенты булган.

Remove ads

Халкы

2010 елның җанисәбе буенча Якутиянең халык саны — 958 291 кеше. Халык тыгызлыгы — 0,31 кеше/км²; Россия Федерациясе субъектлары арасында халык тыгызлыгы буенча Якутия 80нче урынын ала.

Милли составы

Подробнее Милләт ...

Халкының табигый хәрәкәтенең статистикасы

Подробнее Халык саны, мең кеше, Туулар ...
Remove ads

Торак пунктлары

Якутиянең эре торак пунктлары

Кыска фактлар №, Торак пункты ...
Remove ads

Икътисады

Thumb
«Удачная» кимберлит трубкасы

Сәнәгать

Сәнәгатьнең төп секторлары
  • Чыгару (алмаз, нефть, алтын, газ, күмер, һ.б. файдалы казылмалар).
  • Эшкәртү
  • Ягулык-энергетика комплексы
  • Агач сәнәгате
  • Җиңел сәнәгате
  • Азык-төлек сәнәгате
Авыл хуҗалыгы
  • Ит, сөт терлекчелеге
  • Ат үрчетүчелеге
  • Бәрәңге-яшелчә хуҗалыгы
  • Кыйммәтле мех хуҗалыгы
  • Боланчылык

Транспорт

Йөкләр хәрәкәте күбесенчә су транспортына туры килә. Навигация периодында Лена, (Вилюй һәм Алдан кушылдыклары белән), Яна, Индигирка, Колыма елгалары республиканың төп транспорт артерияләре була.

Автомобиль юллар

М56 «Колыма» федераль әһәмиятле автомобиль юлы (Якутск — Магадан), М56 «Лена» федераль әһәмиятле автомобиль юлы; «Вилюй» автомобиль юлы (Якутск — Вилюйск — Мирный — Ленск — Усть-Кут — Тулун). Планда: «Амга» (Якутск — Амга — Усть-Мая) автомобиль юлын Аянга кадәр озынайту, «Яна» (Хандыга — Батагай — Усть-Куйга) һәм «Анабар» (Мирный — Удачный — Оленёк — Юрюнг-Хая) трассаларын төзү.

Һава транспорты

Республикада 32 аэропорт бар.

Тимер юл транспорты

Амур-Якутск магистраленең Беркакит — Түбән Бестях өлеше эшли; планда — бу юлны Магаданга кадәр озынайту.

Remove ads

Саха (Якутия) дәүләт һимны

Саха Өрөспүүбулүкэтин өрөгөйүн ырыата (саха телендә)
Сахам сирэ дьоллоох тускуга
Саһарҕалыы ыҥыра ыллыыр.
Илинтэн арҕаа ол кустуга
Алмаас таас курдук сандаара сырдыыр.
Хос ырыата:
Барҕа быйаҥнаах Сахам дойдута
Модун Россия киэн туттуута,
Өркөн өрөгөй тойугун туойдун,
Үүнэр үйэҕэ үрдүү туруохтун!

Үллэр үөстээх Өлүөнэ Эбэ
Өлбөт мэҥэ угуттуур уулаах.
Элбэх омукка эрчим эбэр,
Или-эйэни олохтуур уохтаах.
Хос ырыата.

Ааспыт кэммит айхаллаах суола
Арчылыыр аар алгыһын биэрдэ.
Сахабыт сирэ дьоһун, дуолан
Сайдыы аартыгар түөрэҕэ түстэ.
Хос ырыата.

(тәрҗемәсе):
Саха җире, шәрекъ нурларында
Иминлек һәм бәхет яулыйсың,
Җиңүләргә әйдәп баруыңда
Мәгъриб алмазы күк балкыйсың.
Кушымтасы:
Көч җый һәм үс, Саха җирем, ныгы,
Бәхетле бул, Ватан, һәм дан тупла.
Илебезнең күрке-горурлыгы,
Синдәй иркен, юмарт Җирдә юк ла!
…………………………

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads