Светлана Алексиевич
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Светлана Алексиевич, Светлана Александровна Алексиевич (белар. Святлана Аляксандраўна Алексіевіч, 1948 елның 31 мае, СССР, Көнбатыш Украина, Станислав) — совет һәм беларус язучысы, журналист, публицист, документаль фильмнар сценарие авторы[2]. Рус телле язучы. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015) [3]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1948 елның 31 маенда Көнбатыш Украинаның Станислав (хәзерге Украинаның Ивано-Франковск) шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Гомель өлкәсе Петриков районы Копаткевичи урта мәктәбен (1965), Беларус дәүләт университетының журналистика факультетын (1972) тәмамлаган.
2000 еллар башында Италия, Франция, Алманиядә яши. 2013 елдан янәдән Беларусиядә яши.
Хезмәт юлы
Мозырь районында тәрбияче, тарих һәм алман теле укытучысы булып эшләгән. БДУны (Минск) тәмамлагач, журналистика эшендә: «Прыпяцкая праўда» (Наровля районы, Гомель өлкәсе), «Маяк коммунизма» (Береза районы, Брест өлкәсе), «Сельская газета» (Минск), «Нёман» журналында (Минск) эшли.
Нобель премиясе лауреаты
2015 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булды. Нобель комитетының Алексиевич иҗатына биргән тәгъбире: «Прозасының күпаһәңле яңгырашы һәм газап белән батырлыкны мәңгеләштерүе өчен»[4].
Светлана Алексиевичка Нобель премиясен бирү карарын чыгарганда, авторның «Утопия авазлары» (Голоса утопии) китаплар шәкеле күздә тотыла. Бу шәкел үз эченә 4 китапны ала: «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» (У войны не женское лицо) (1985), «Соңгы шаһитлар. Бала тавышы өчен соло» (Последние свидетели. Соло для детского голоса) (1985), «Табуттагы малайлар» (Цинковые мальчики) (1989), «Чернобыль догасы. Киләчәк елъязмасы» (Чернобыльская молитва. Хроника будущего) (1997).
Кызыклы факт
- Светлана Алексиевич — бәйсез Беларусия тарихында беренче Нобель премиясе лауреаты.
![]() |
Әниеңне сайлап булмагандай, Ватаныңны да сайлый алмыйсың. Ул ничек бар – шундый. Ватаның турында яман сүз сөйлисең, аннан ояласың икән, димәк, син — Ватаныңның яман улы | ![]() |
- Светлана Алексиевич — 1987 елдан соң Нобель премиясенә лаек булган беренче рус телле язучы[5].
- Ярты гасырга беренче мәртәбә Нобель премиясе күбрәк документаль әдәбият жанрында иҗат итүчегә бирелде.
- Светлана Алексиевич йөзендә Нобель премиясе беренче мәртәбә һөнәри журналистка бирелде[6].
- Премиянең акчалата сәрмаясы — 8 млн швед кронасы (~953 мең $)[7]
Remove ads
Иҗаты
Светлана Алексиевичның язу стиле ике чиктә — публицистика һәм әдәбият. 3 пьеса авторы.
Китаплары
Китаплары буенча төшерелгән фильмнар

- «Утопия хәрабәләрендә» (На руинах утопии) (1999, Алмания).
- «Россия. Бәләкәй кеше тарихы» (Россия. История маленького человека) (2000, NHK, Япония, режиссёр Хидея Камакура)[10][11].
- «Ишек» (Дверь) (Ирландия, 2008), режиссёр Хуанита Уилсон, ингл. Juanita Wilson} — «Чернобыль догасы» (Чернобыльская молитва) китабы буенча кыскаметражлы фильм[12].
- «Сугыш балалары. Соңгы шаһитлар» (Дети войны. Последние свидетели), документаль фильм, режиссёр Алексей Китайцев, сценарий Людмила Романенко. Студия МБ Групп, Мәскәү, 2009, 45 мин.[13]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1984 «Хөрмәт билгесе» ордены (ССРБ)
- 1985 Константин Федин исемендәге премия (ССРБ язучылар берлеге)
- 1986 Ленин комсомолы премиясе — «У войны не женское лицо» китабы өчен.
- 1997 «Триумф» премиясе (Россия)
- 2015 Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — «Утопия авазлары» (Голоса утопии) нәфис-документаль китаплар шәкеле өчен.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads