Ивано-Франковск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ивано-Франковск (элек — Станислав, укр. Івано-Франківськ, рус. Ивано-Франковск, пол. Iwano-Frankiwsk) — Украинаның көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр, Ивано-Франковск өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 218 359 кеше (2001).[8]
Remove ads
Тарих
1663 елда нигезләнгән, шул ук елда Магдебург хокукы бирелгән. 1772 елда, Польшаның беренче бүлүе нәтиҗәсендә Австрия имериясе составына кертелгән.
Австрия-Маҗарстанның таркалуыннан соң шәһәр Көнбатыш Украин Халык Җөмһүриятенең башкаласы иде, ләкин берникадәр вакыттан соң яңа корылган Польша дәүләтенә кушылган.
1939 елда, Молотов—Риббентроп пакты нигезендә, ССРБ Польша бәреп керә һәм шәһәр Украин ССР-ы составына кертелә. 1941—1944 елларда алман оккупациясе астында булган.
1962 елда шәһәргә украин язучысы Иван Франко хөрмәтенә Ивано-Франковск исеме кушылган. 1991 елдан бәйсез Украина составында.
Remove ads
Халык
1959[9] | 1970[10] | 1979[11] | 1989[12] | 2001[8] |
---|---|---|---|---|
66 456 | 104 971 | 149 747 | 214 021 | 218 359 |
Икътисад һәм мәдәният
Сәнәгатьнең мөһим тармаклары: җиңел (трикотаж, тегүчелек, нәфис әйберләр фабрикалары, күн эшханәсе), азык-төлек сәнәгате (ит, икмәк, спирт-аракы комбинатлары вә б.), ашач эшкәртү (мебель фабрикасы), металл эшкәртү, химия. 3 югары уку йорты, Украина музыка драма театры, курчак театры, өлкәне өйрәнү, сәнгать, Карпат буе сәнгать музейлары бар. Мигъмари һәйкәлләрдән костёл (18 гасыр), әрмән чиркәве сакланып калган.
Кардәш шәһәрләр
Remove ads
Шәһәрдә туган күренекле кешеләр
- Светлана Алексиевич, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015).
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads