Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (ШУАР), (уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони, кыт. 新疆维吾尔自治区, ; кыскача Шеңҗан кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.

Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.
Халкы — 21 813 334 человек (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.
Remove ads
Географиясе
Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан.
Климат
Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20…+25 °C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15 °C, иң түбән температура —40 °C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан…тауларда 800 миллметргача.
Гидрография
Эре елгалар: Тарим, Или, Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б.
Remove ads
Тарих
Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.
Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.
7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде.
Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде.
Remove ads
Милли составы
Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар.
Административ бүленеш
Remove ads
Сәнәгать
Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, тукымачылык сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads