Стас Владимиров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Стас Владимиров (сәхнә исеме, тулы исеме Станислав Павел улы Владимиров, чуаш. Станислав Павлович Владимиров, Стас Владимиров, 1965 елның 7 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Урнар районы, Синьял-Яуши) — драма актеры, эстрада җырчысы, Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры (1990 елдан). Чуашстанның атказанган артисты (2001). Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1998). Чуаш эстрадасында 1990-еллардан билгеле.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 7 маенда Чуаш АССР Урнар районы Синьял-Яуши авылында туган. Ф. П. Павлов исемендәге Чабаксар музыка укуханәсенең вокал бүлеген (1990), Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Чуаш филиалы юридик факультетын (2009) тәмамлаган. 1983—1985 елларда хәрби хезмәттә булган.
Иҗаты
1990 елдан Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры. Әлеге театрда 50 дән артык көлкеле һәм драматик рольләр иҗат иткән: алар арасында — Володя «Кĕтрĕм сана кĕтрĕм» («Көтәм сине», Н. И. Сидоров), Вожеватов «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, А. Н. Островский), Иртис «Урасмет» («Уразмәт», Б. Б. Чиндыков) һ. б.[1].
Театрдагы эшчәнлеген эстрададагы иҗаты белән үреп бара. Чуаш халык җырларын һәм үзе иҗат иткән җырларны башкара. Чуаш диаспорасы яшәгән барлык төбәкләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Самарда, Төркиядә чыгышлар ясаган.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
- Владимиров Станислав Павлович. Чуаш энциклопедиясе(рус.)
- Интервью со Стасом Владимировым. idelreal.org(рус.)
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads