Татарстан язучылар берлеге

Татарстан профессиональ язучылар оешмасы From Wikipedia, the free encyclopedia

Татарстан язучылар берлегеmap
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татарстан язучылар берлеге, 2025 елның 3 октябреннән ― «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе (рус. Татарстанское республиканское отделение Общероссийской общественной организации «Союз писателей России»)[3]Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оешкан. 2025 елның 3 октябренә берлектә 316 язучы булган. 2025 елның 3 октябреннән Россия язучылар берлеге[ru] составында.

Кыска фактлар Татарстан язучылар берлеге, Нигезләнү датасы ...

Thumb
Татар язучылары Арчада Галиәсгар Камалга һәйкәл ачу вакытында
Remove ads

Максатлары

Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.

Тарих

Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән.

Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пенсия яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе.

Россия язучылар берлеге составына кертелү

Татарстан язучылар берлегенең РФ язучылар берлеге составына керү турында карар 2025 елның 3 октябрь көнендә, Тинчурин театры бинасында үткәрелгән оешманың чираттан тыш җыенында кабул ителде. Залда утыручы 179 делегат арасыннан бары тик 3 кеше генә оешмаларны берләштерүгә каршы тавыш биргән, берсе тыелып калган[4]. Моңа кадәр, Татарстан язучылар берлеге РФ берлегенә буйсынмаган бердәнбер оешма булган.

Remove ads

Бүлекчәләре

Татарстан Язучылар берлегенең съездлары

  • I съезд - (25-29 июль 1934 ел) Берлек идәрәсе рәисе итеп Кави Нәҗми сайлана.[7]
  • XV съезд -
  • XVI съезд -
  • XVII съезд ― 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
  • XVIII съезд ― 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.
  • XIX съезд ― 2021 елда күпчелек тавыш белән (231 язучының 122се аңа тавыш биргән) яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайлана[8].
  • XX съезд ― 2025 елның 27 мартында Казанда («Корстон») узган Язучылар берлеге корылтаенда яңа срокка Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп Ркаил Зәйдулла сайланган. 194 тавыштан 167 кеше Ркаил Зәйдулла өчен тавыш биргән (Корылтай эшендә Берлекнең барлыгы 301 әгъзасыннан 213е катнашкан)[9].
  • Чираттан тыш съезд ― 2025 елның 3 октябрендә узган. «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Владимир Мединский) һәм аның төбәк бүлекчәсе (рәисе Татьяна Сушенцова), Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге (рәисе Николай Алешков) белән кушылу / берләшү турында карар кабул ителгән[10] [11]. Нигез итеп, Татарстан язучыларының Россия язучылар берлегенең структур бүлекчәсе булуы теркәлгән Устав кабул ителгән[3].
Remove ads

Шәхесләр

Берлек рәисләре

Аерым танылган әгъзалары

Подробнее туу датасы, Исем ...
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads