Тарикать

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тарикать
Remove ads

Тарикать (гарәп. طريقة – «юл») — суфилар оешмасы. Суфиларның мистик күнегүләр, дога, зикер һәм күпсанлы гыйбадәтләр һәм аерым йолалар башкару юлы белән үз өсләрендә эшләүләрен һәм «хакыйкать»не табарга тырышуларын таләп-максат иткән фәлсәфи һәм дини-мистик система. Суфичылыкта бик күп төрле тарикатьләр бар, мәсәлән, нәкышбәндия, кадирия, сөхрәвәрдия һ. б. Һәр тарикать башка тарикатьләрдән үзенең мораль-әхлак кагыйдәләре, йолалары, силсиләсе, зикере, вирдләре һ. б. белән аерылып тора.

Кыска фактлар Нинди вики-проектка керә ...


Remove ads

Силсилә

Thumb
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
Шәһадәт Намаз Зәкят Ураза Хаҗ
Кодси шәһәрләр
Мәккә Мәдинә Кодүс
Шәхесләр
Мөхәммәд Әбү Бәкер Гали
Госман Гомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа ел Ислам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
Корбан Гашура
Биналар
Мәчет Манара
Михраб Кәгъбә
Дин әһелләре
Имам Мөәзин Мулла Мөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
Коръән Хәдис Сөннәт
Фикһ Фәтва Шәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр Хариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
Ваххабчылык Сәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Силсилә — тарикать шәйхләренең остазлык чылбыры шәҗәрәсе. Бер төр тарикатьләрнең буыннар чылбыры хәзрәти Әбүбәкергә, икенчеләренең буыннар чылбыры хәзрәти Галигә, алардан соң барысы да Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Һәр тарикатьнең үз силсиләсе бар һәм ул суфилар тарафыннан нык хөрмәт ителә. Һәр тарикатьнең горурлыгы булып саналучы силсиләләр язылган әсәрләрне силсиләнамә дип атыйлар.

Remove ads

Зикер

Һәр тарикатьнең үз зикер формасы була. Зикер (зикр) — Аллаһны гел искә алып тору, онытмау, шул максаттан Аллаһ исемен яки «Лә илаһе иллаллаһ» дип кабатлап тору. Суфилар ялгыз яки бергәләп җыелып Аллаһ исеме кергән билгеле бер җөмләләрне, вирдләрне кат-кат әйтәләр. Зикер ике төрле була: зикре җәһри һәм зикре һафи.

  • Җәһри зикер — кычкырып яки якын-тирәдәге кешеләр ишетерлек итеп ачык тавыш белән әйтелгән зикер. Мондый зикер әйтелгән тарикатьләрне «җәһри тарикатьләре» дип атыйлар (ясәвия, руфаи, кадирия тарикатьләре шундыйлар).
  • Һафи зикер — суфи (дәрвиш) үзе генә ишетерлек итеп, пышылдап, яки эчтән генә әйтелгән зикер. Тыныч, яки тавышсыз зикер әйткән тарикатьләрне «һафи тарикатьләре» дип атыйлар (нәкышбәндия, мәламәтия тарикатьләре шундыйлар).
Remove ads

Вирд

Һәр тарикатьнең үзенә генә хас вирдләре була. Вирд — көндәлек догалар, укуның билгеле тәртибе һәм вакыты булган аятьләр, хәдисләр, изгеләр сүзеннән гыйбарәт дога яки зикер. Әлеге догалар көннең (кичәнең) билгеле сәгатьләрендә аерым гына яки бергәләп, кычкырып яки тавышсыз (күңелдән, пышылдап) укыла. Һәр суфиның үзенең генә вирды булырга тиеш. Вирд, күпчелек очракта, тарикать сере булып исәпләнгән.

Тарикатьләр чоры

Тарикатькә керү белән суфи булу икесе бер. Гадәттә, тарикать исеме аны коручы шәйхнең исеме белән аталып йөртелә. XIIXIII гасырларны галимнәр «тарикатьләр чоры» дип атаганнар. Суфичылыкның зур-зур тармакларына нигез салучыларның, тарикать пирләренең күбесе нәкъ менә шул чорда яшәгәннәр, фикерләре, гыйлемнәре белән тасаувыфны (суфичылыкны) баетканнар, камилләштергәннәр.

Тарикатьләр

Подробнее Тарикать исеме, Коручысы ...
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads