Татьяна Ефремова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татьяна Ефремова
Remove ads

Татьяна Ефремова, Татьяна Пётр кызы Ефремова, кыз фамилиясе Тятюшкина (Татьяна Петровна Ефремова; 1998 елның 21 июне, РФ, Татарстан, Яшел Үзән районы, Осиново) ― фольклор җырчысы һәм этномузыколог. Халыкара вокал конкурслары лауреаты, «Керәшен чибәре – 2016» титулына ия. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025). Репертуарында татар, керәшен, рус, казакъ халык җырлары. Халык җырларын заманчалаштырып башкара.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1998 елның 21 июнендә[1] Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә җыр сөюче керәшен гаиләсендә туган. Әтисе эшмәкәр Петр Васильевич Ефремов Балык Бистәсе районының Алан-Полян, әнисе Анна Николаевна Ефремова Казак Чаллысы авылыннан, укытучы-тәрбияче, балалар бакчасында эшли, шигырьләр дә яза[2].

Җырлар белән 10 яшьтә шөгыльләнә башлаган. Әүвәл мәктәп хорында җырлаган. Музыка мәктәбенең фортепиано классында укыган. Беренче музыка укытучысы дип Осиново авылындагы мәдәният йорты директоры Резидә Нурәхмәт кызы Александрованы саный. Алар бергә конкурсларга йөргән[3].

Параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә (вокал классында), Казан консерваториясендә дә (татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасында) укыган. Консерваториядән соң Казан мәдәният институтының магистратурасында һәм ассистентурасында (педагогы вокал кафедрасы мөдире, профессор РФ халык артисты Винера Әхәт кызы Ганиева) укыган. 2020 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, 2022 елда Казан дәүләт мәдәният институтының магистратурасын һәм 2024 елда ассисентура-стажировкасын тәмамлаган[4].

Remove ads

Иҗаты

2008 елдан Идел буе халыклары музыкасын саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә[5]. Ялгыз эшчәнлек алып бара. «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме музыкантлары белән хезмәттәшлек итә. Алар белән бергә Чистай керәшеннәренең 1904 елда фольклор экспедициясендә язылган «Озату» җырын башкарган. «Үзгәреш җиле» фестивале проектында катнашучы (мәсәлән, 2022 елда Мәскәүдә «Әгәр белгән булсам» (Әнвәр Бакиров, Шәриф Биккол) җырын башкарган)[6].

«Әлиф» иҗат берләшмәсе солисты. Анда «Әлиф», «Сак-сок», «Абага» спектакльләрендә катнаша. Биш ел «Zakaria» күпмилләтле фолк-төркемендә чыгыш ясаган. «Җәүһәр» халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

2023 елда Voice of Turan Халыкара казакъ җыры конкурсында катнашып, беренче премия лауреаты булган, конкурс өчен бик катлаулы борынгы «Караторгай» җырын[7] (авторы Акан Сери[d] (1843―1913) әзерләгән.

Алексей Дмитриев белән «Керәшен туе» дигән проектны башлап җибәргән, анда Илһам Шакиров репертуарыннан «Ак калфак» җырын да башкара[4].

«Юл» иҗат берләшмәсе, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурсның жюри әгъзасы булып тора.

Remove ads

Репертуар

300 дән артык җыр, күбесе төрки телләрдә, шулай ук Идел буе халыклары телләрендә.

Эстрада җырлары да башкара. Композиторлар Тәслимә Низами (Язмышлар бураннары, Дусларга), Эльмир Низамов (Кил-кил, Композитор егеткә, Үз көең, Җир ана, Барам-барам) җырларын репертуарына алган. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар белән («Елга буенда»), рэпер Шәкүр («Яна тимер») [8] белән эшләгән дуэтлары бар.

Артистның күпчелек җырлары ― туган як буйлап экспедицияләрдә җыелган, киң тыңлаучыга билгеле булмаган татар һәм керәшен халык җырлары.

Җыр башкарганда һәртөрле вокаль импровизацияләр ясавы белән кызыклы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2016 ― «Керәшен чибәре» Бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсы җиңүчесе[2]
  • 2000 ― VIII «Сандугач-Соловей» халыкара конкурсы лауреаты
  • 2021 ― Р. Ваһапов исемендәге XVII халыкара яшь башкаручылар конкурсы лауреаты
  • Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестивале лауреаты
  • 2023 ― Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурс Гран-при иясе
  • 2023 – «Voice of Turan» халыкара казакъ җыры фестивале 1нче премия лауреаты[9]
  • 2025Татарстан Республикасының атказанган артисты. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Питрау бәйрәмендә тапшырган [10]
Remove ads

Шәхси тормышы

Кияүдә. Ире программист, эшмәкәр Владислав, Бордыдан, 5 яшькә яшьрәк. Кызлары Василиса[1].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads