Тереза Камалова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тереза Камалова
Remove ads

Тереза Камалова (Тереза Камил кызы Камалова) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты, «Мама» халыкара хәйриячелек берлеге әгъзасы. Казан мэры (1995-2005) Камил Исхаков кызы. «Казан Нуры» мәчете имамы Шамил Исхаков оныгы.

Кыска фактлар Тереза Камалова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Тереза Камалова
Thumb
Тереза Камалова

1970 елның 30 сентябренда Казанда туган. Казанның 121- санлы урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1993) тәмамлаган. «Россия эшлекле яшьләре» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнаша. 15 яшендә чукрак-телсез балалар йортында җыештыручы булып, 17 яшендә «Кызыл Хач» җәмгыятендә волонтёр булып эшли. Кызы Карина American University in Dubai студенты.

Remove ads

Хезмәт юлы

  • 1997-2006 «Белла-Карина» балалар мода театры оештыра.
  • 2003-2005 «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», 2004 елдан «Домашний» телеканалында «Время добра» тапшыруы алып баручысы.
  • 2006 Россия хәйриячеләре ассоциациясе президенты.
  • 2006 Амур өлкәсе губернаторы киңәшчесе.

Эшмәкәрлек

  • «Маэстро» кафесы (2000).
  • «Принцесса» кофейнясы (2001).
  • «LADY BOSS» гүзәллек йорты (2002).
  • «Белен йорты» кафесы.
  • «НТПН» корпорациясе ААҖ дә (Ханты-Манси АО) өлеше бар.

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • 1998-2006 ТР ятим балалары һәм инвалид балалары өчен ел саен үткәрелүче хәйрия чараларында катнаша. Дербышка бистәсендәге балалар йортына, инвалид балалар шәһәр үзәкләренә, Казанның 1-, 2- санлы балалар йортына, «Гаврош» приютына, «Здравушка» реабилитация үзәгенә ярдәм күрсәтә.[1]
  • 2005 елдан «Йөрәктән-йөрәккә» хәйриячелек фонды президенты.
  • «Дин энҗесе» мөселман йорты (Казан) оештыра.[2]
  • «Мәктүб К» халыкара ислам үзәге ААҖ (Казан) (2010) оештыра.
  • Түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары, хәйрия марафоннары үткәрүне оештыра.
  • 2006 елда Россия Дәүләт думасына сайлауларда Амур өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе исемлегенә кертелә, ләкин төшеп кала.[3]
  • Лаеш районы Шуран авылында мәчет салдыра (2012).[4]
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Кырым дулкыннары» халыкара ачык конкурс-фестивале дипломы.
  • «Кеше-Алтын Йөрәк» республика конкурсы (Казан) лауреаты (2002, 2004).
  • «Мама» халыкара хәйриячелек ассоциациясе алтын медале (2006).
  • «Рухи бергәлек» өчен медале (Россия мөфтиләр шурасы) (2006).[5]
  • Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Алексий II «Владимир Изге Анасы» иконасы белән бүләкләгән (2006).
  • «Версаль» конкурсы лауреаты («Елның иң зәвыклы хатын-кызы» номинациясендә).
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • Казан шәһәр хакимияте мактау кәгазьләре.
Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads