Хант-Манси — Югра автономияле округы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Хант-Манси — Югра автономияле округы
Remove ads

Хант-Манси — Югра автономияле округы (рус. Ха́нты-Манси́йский автоно́мный о́круг — Югра́) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында). Урал федераль округына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кыскача исем ...

Административ үзәге — Ханты-Мансийск шәһәре.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Подробнее Як, Регион ...

ХМАО Көнбатыш Себер тигезлегенең үзәк өлешендә, Об һәм Иртеш елгаларның түбән агымында урнашкан. Көнбатышта чиге Урал таулары буйлап үтә. Нефть һәм газның эре чыганаклары бар.

Климат континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -18°…-23°С, июльнең уртача температурасы +16°…+19°С. Еллык явым 400– 500 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 130 көн.

Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (Иртеш, Төньяк Сосьва, Вах, Пим, Лямин, Назым, Казым). Күлләр күп (1500 дән артык), шуларның кайберләре системаларны хасил итәләр. Шактый өлешне сазлыклар алып торалар. Туфраклар — торф-сазлык, көлсу һәм аллювиаль.

Чыршы, нарат, эрбет, каен үсә. Кыргый хайваннардан йоклач, кеш, себер көзәне, төлке, ак куян, сусар һ.б. бар. Кошларның ике йөзгә якын төре, шул исәптә боҗыр, суер, көртлек бар. Елгаларда һәм күлләрдә җалык (сөләйман балыгы, ала балык, мәрсин балыгы һ.б.) күп.

«Кече Сосьва», «Юган» тыюлыклары, «Нумто», «Себер Уваллары» табигый парклары, «Конда күлләре», «Югары Конда» заказлыклары бор.

Remove ads

Тарих

хант-Вогул милли округы 1930 елның 10 декабрьдә барлыкка килгән. 1940 елның 23 октябрьдә исемен Хант-Манси милли округына алыштыра. 1978 елдан — Хант-Манси автономияле округы; 2003 елдан — Хант-Манси — Югра автономияле округы.

1930–1934 елларда Урал өлкәсе составында, 1934 елда — Обь-Иртеш өлкәсе составында, 1934–1944 — Омск өлкәсендә. 1944 елдан Төмән өлкәсе составында, 1993 елданРоссия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты.

Remove ads

Халык

Халык саны 1 558 004 кеше (2012 елына прогноз). Шәһәрәрдә халыкның 91,5 % өлеше яши (2009 ел).

Халыкның табигый үсеше: 9,6 (1000 кешегә, 2010)

Милли состав

Подробнее Халык, 2010 ел ...

Статистика

Подробнее Халык саны, мең кеше, Туулар ...

Торак пунктлары

Ханты-Мансийск автономияле округның эре шәһәрләре

Кыска фактлар №, Шәһәр ...


Remove ads

Административ бүленеше

Thumb
Хант-Манси — Югра автономияле округының административ бүленеше

Округ буйсынудагы шәһәрләр:

Районнар:

  1. Белоярский районы
  2. Берёзово районы
  3. Конда районы
  4. Нефтеюганск районы
  5. Түбән Варта районы
  6. Октябрьское районы
  7. Советский районы
  8. Соргыт районы
  9. Ханты-Мансийск районы
Remove ads

Округта туганнар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads