Того

From Wikipedia, the free encyclopedia

Того
Remove ads

Того рәсми рәвештә Того Республикасы (француз телендә: République togolaise) Көнбатыш Африкада ил. Ул көнбатышта Гана белән, көнчыгышта Бенин һәм төньякта Буркина Фасо белән чиктәш. Ил Гвинея култыгыннан көньякка җәелгән, анда аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Ломе урнашкан.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Климаты

Гадәттә климат тропик уртача температуралар яр буенда 23 °C (73 °F)-дан иң төньяк төбәкләрдә 30 °C (86 °F)-ка кадәр, тропик саваннаның коры климаты һәм хасиятләренә кадәр. Көньякта ике яңгыр фасылы бар (беренчесе апрель һәм июль арасында һәм икенчесе сентябрь һәм ноябрь арасында), гәрчә уртача яңгыр явуы бик зур булмаса да.

Географиясе

Того - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Төньякта - Буркина-Фасо, көнчыгышта - Бенин, көнбатышта - Гана белән чиктәш. Көньякта Гвинея култыгы белән юыла.

Того мәйданы 56785 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш

Того башкаласы - Ломе. Иң эре шәһәрләр: Ломе (600 мең кеше), Сокоде (55 мең кеше), Кпалиме (31 мең кеше). Административ-территориаль бүленеш: 5 өлкә.

Дәүләт төзелеше

Thumb
Гнассингбе Эйядема Тогода 1967 елдан 2005 елда үлеменә кадәр хаким иткән.

Тогоның дәүләт төзелеше күчеш чорында. Дәүләт башы - президент, хөкүмәт башы - премьер-министр. Вакытлыча канун бирү органы - Җөмһүриятнең Югары Шурасы.

Табигате

Илнең күпчелек өлеше - тигезлекләр һәм плато, көньякта - яр буе түбәнлеге. Үзәк өлештә һәм көньяк-көнбатышта 986 м га кадәр таулар. Төп елга - Моно.

Илнең җирләре эчендә фосфорит, мәрмәр запаслары бар.

Климат

Того климаты - тропик, уртача температура илнең көньягында +27°С тан төньякта +30°С ка кадәр. Илнең көньягында ике яңгыр фасылы - майдан июльгә кадәр һәм октябрьдән ноябрьгә кадәр. Төньякта яңгырлар фасылы апрельдән июльгә кадәр дәвам итә.

Remove ads

Флора һәм фауна

Тогода өч җир экорегионы бар: Көнчыгыш Гвинея урманнары, Гвинея урман-саванна мозаикасы һәм Көнбатыш Судан саваннасы. Тогоның яр буе сазлыклар һәм мангрлар белән хасиятләнә. Урманны бетерү күзәтелә, бу күп төрләрне куркыныч астына куя.

Кимендә биш парк һәм тыюлык нигезләнгән булган: Абдулайе Фауна Тыюлыгы, Фазао Малфакасса Милли Паркы, Фоссе о Лион Милли Паркы, Кутаммаку һәм Керан Милли Паркы. Иң киң күзәтелә торган хайваннар булып жирафлар, мыс су үгезләре, гиеналар һәм арсланнар тора. Аз фил калган. Еш очрый торган кошлар булып ләкләкләр һәм торналар тора.

Тогоның яр буе регионнарында мангр сазлыклы урманнар, көньяк-көнбатышында - тропик җәңгәл үсә. Ил территориясенең башка өлешен саванналар алып тора.

Елгаларда крокодил һәм гиппопотам яши. Зур имезүчеләр арасында буйвол, антилопа, арслан, болан аерылып тора, күпсанлы маймыл һәм еланнар бар.

Remove ads

Халкы һәм теле

Thumb
Традицион Таберма өйләре
Thumb
Сокодеда Тоголы хатын-кызлар.
Thumb
Футболчы Эммануэль Адебайор.

Того халкы якынча 4,905 мең кеше, халык тыгызлыгы 1 кв. км га якынча 86 кеше. Этник төркемнәр: эве - 35%, кабие - 22%, мина - 6% һәм 34 халык. Телләр: француз теле (дәүләт теле), эве, кабре.

Дин

Кыскача тарихи тасвирлама

XVIII һәм XIX гасырларда хәзерге Тогоның территориясе Ашанти һәм Дагомея патшалыклары йогынтысы астында булган. Аңа кадәр Того Африкадагы кол сату үзәгенең Кол Ярының өлеше булган. 1884 елда Германия Тогоны үзенең протектораты итеп игълан иткән. 1914 елда, Беренче бөтендөнья Сугышы башланудан соң, Того француз һәм Британия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнгән. Шуннан соң Бөекбритания һәм Франция ил белән Милләтләр Лигасы, ә соңрак - БМОның мандаты буенча идарә иткән. 1960 елның 27 апреленда француз секторы Того Җөмһүрияте атамасы астында бәйсезлеккә ирешкән. Хәрби борылышлар сериясеннән соң хакимияткә подполковник Гнассингбе Эйядема килгән.

16-ынчы гасырдан 18-енче гасырга кадәр европалылар коллар сатып алган, шул сәбәпле Того “Кол яры” дип аталган. 1884 елда Германия хәзерге көн Тогоны кертеп протекторат дип игълан иткән, ул Тоголенд исеме алган. Беренче Бөтендөнья Сугышыннан соң Того өстеннән хөкем Франциягә күчерелгән булган. Того Франциядән бәйсезлеккә 1960 елда ирешкән. 1967 елда Гнассингбе Эвадэма уңышлы фетнә алып барган, шуннан соң ул анти-коммунист, бер-фиркале дәүләтнең президенты булып киткән. Ахыр чиктә 1993 елда Эйадема күп-фиркале сайлаулар каршы алган, алар тәртип булмау белән бозылган булган һәм ул президентлыкны өч мәртәбә откан. 2005 елда аның улы Фауре Гнассингбе президент булып сайланган булган. Ул 2021 елда вазифасын үтәвен дәвам итә.

Кыскача икътисади тасвирлама

Того - аграр ил, Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: какау, кофе, мамык, май пальмасы. Көтүлек хайван үрчетүе. Балыкчылык. Фосфоритлар, мәрмәр, аш тозы чыгару. Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Нефть эшкәртү, цемент, металлургия заводлары. Экспорт: фосфоритлар, цемент, авыл хуҗалыгы продукциясе.

Акча берәмлеге - КФА франкы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads