Флүс Газизов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Флүс Газизов, Флүс Мирзасалих улы Газизов (1937 елның 25 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Симәк — 2008 елның 4 феврале, РФ, БР, Стәрлетамак) — галим, дары сәнәгатендә оештыручы химик-технолог, химия фәннәре докторы (1993), профессор (1995). Стәрлетамактагы «Авангард» (ябык) заводы генераль директорының фән буенча беренче урынбасары, фәнни-техник үзәк җитәкчесе. БР (1992) һәм РФ (1993) атказанган химигы. ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1991), БР ФА шәрәфле академигы (1995). «Авангард» заводының беренче фән докторы[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1937 елның 25 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында туган. Әтисе Мирзасалих, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, Күбәк мәктәбе директоры. Әнисе Зарифа күмәк хуҗалыкта эшләгән. Флүс Мирзасалих улы Газизов Мөслим урта мәктәбен (1954), С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (1959) тәмамлаган. Химия фәннәре кандидатлыгына (1971), докторлыгына (1993) диссертацияләр яклаган.
Remove ads
Хезмәт юлы
1959 елда ССРБ машина төзү министрлыгы юлламасы белән БАССР Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан 21нче почта тартмасына (хәзерге «Авангард» ФКП заводы) [2] эшкә билгеләнә һәм берөзлексез әлеге заводта 47 ел эшли[3]: инженер, лаборатория мөдире, участок башлыгы була, 1964 елдан заводның ОТК башлыгы, 1969—1988 елларда баш инженер урынбасары. 1988 елдан «Авангард» заводы һәм КХТИ бергәләп ачкан сәнәгать экологиясе һәм химия технологиясе фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе. Лаборатория дары ясауның экологик мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1991 елда әлеге лаборатория башкарган ракета ягулыгы буенча экологик фәнни эш (авторлары А. Ф. Махоткин, Г. А. Иванов, Ф. М. Газизов) ССРБ дәүләт премиясенә лаек була.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Ф. М. Газизов ССРБ саклану министрлыгына караган ябык заводта эшләү сәбәпле, фәнни эшләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. Алар полимерлар, каты ракета ягулыгы технологияләрен, газ ташландыкларын азот һәм күкерт оксидларыннан комплекслы тазарту ысулларын эшләүгә багышланган. Аның җитәкчелегендә искергән баллистит дарылар нигезендә сәнәгатьтә кулланылучы яңа шартлаткыч матдәләр алу рецептуралары, шул исәптән сыгылмалы кумулятив зарядлар, катламнарның газ һәм нефть бирүчәнлеген арттыру өчен дарылы термогазогенераторлар технологияләре уйлап табыла һәм производствога кертелә[4]. Аның дары термогазогенераторлары нефть скважиналарын яхшырак эшләтергә ярдәм итә. 160 фәнни хезмәт авторы[5], 44 уйлап табуга патент алган [6]. Ул дары, зарядлар ясау өлкәсендә, ракеталарга каты ягулык ясау һәм чыгаруда химик процессларны табигать һәм кешеләр өчен зарарсыз итүдә катнаша.
Кайбер хезмәтләре
- Комплексное решение проблемы очистки кислотных газовых выбросов //Башкирский химический журнал. 1997. Т.4. Вып. 2 (автордаш).
- Конверсия порохового производства: первые итоги и перспективы //Вестник Академии наук Республики Башкортостан. 1998. Т.3. №2.
- Заряд для гидроразрыва пласта ЗГРП 01-1 //Каротажник. 2001. №94 (автордаш).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Олы кызы Лилиана, авиация институтын, университет тәмамлаган, РФ Президентының вәкаләтле вәкиллегендә эшли. Кече кызы Светлана, медицина фәннәре кандидаты, фирма җитәкчесе. Улы Марат, Уфа нефть институтын тәмамлаган, «Синтез-Каучук» ААҖ дә (элекке «Каучук» заводы) эшли.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Из истории отечественной пороховой промышленности. М., 2003.
- Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. Казан: «Идел-Пресс», 2006 ел, 301-303нче бит.. ISBN 5-85247-005-4
- Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.
- Инженеры Урала: Энциклопедия. Екатеринбург: Уральский рабочий, 2001.
- Татарская энциклопедия: В 5 т. Т. 2: Г–Й. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005.
- Башкирская энциклопедия: В 7 т. Т. 2: В–Ж. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2006.
Remove ads
Сылтамалар
- Флүс Мирзасалих улы Газизов. БР ФА сайты.(рус.)
- Флүс Мирзасалих улы Газизов. 2019 елның 17 сентябрь көнендә архивланган. Свободная энциклопедия Урала(рус.)
- Флүс Мирзасалих улы Газизов. «Милләттәшләр» порталы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads