Француз Полинезиясендә ислам
Француз Полинезиясендә азчылык дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Француз Полинезиясендә ислам (фр. Islam en Polynésie Française, гарәп. الإسلام في بولينزيا الفرنسية) ― азчылык дине. Франциянең диңгез арты биләмәсе (pays d'outre-mer) булган Француз Полинезиясендә 500 мөселман исәпләнә[1][2], бу сан ил халкының (279 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын тәшкил итә [3]. Француз Полинезиясе мөселманнары – сөнниләр, аларның күбесе Таити утравында яши[1].


Remove ads
Тарих
Ислам дине Француз Полинезиясенә XX гасыр ахырында — XXI гасыр башында Төньяк Африкадан, нигездә, Алжирдан булган мөһаҗирләр белән бергә күпләп үтеп керә башлаган[4].
Ислам оешмасы
Таити ислам үзәге (фр. Centre Islamique de Tahiti), җитәкчесе 23 яшьлек марокколы француз Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani).
Мәчет
2013 елда Җәмгыять утрауларының, шулай ук Франция Полинезиясенең иң зур утравы булган Таитида урнашкан ил башкаласы Папеэте шәһәрендә Франция Полинезиясендә беренче һәм әлегә бердәнбер мәчет ачылган[1]. Әлеге мәчетне ачуны башлап йөрүче ― мәчетнең имамы Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani)[5].
Хәзерге заман
Хөкүмәт дин тоту ирегенә һәм дини берләшмәләр төзү ирегенә хокук бирсә дә, соңгы елларда Француз Полинезиясенең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре арасында киеренкелек күзәтелә[1]. Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе (мәчет) ачылу шау-шу уяткан[6]. Француз Полинезиясендә беренче булырга тиеш булган мәчет 2013 елның 15 октябрендә Корбан бәйрәмендә ачылган. Архипелагта яшәүче 500 мөселман өчен мәчет ачылуга протест белдереп, христиан динендәге йөзләгән Француз Полинезиясе кешесе, ил башкаласы Папеэте урамнарына чыккан, шул вакытта мәчет, хәвефсезлек ягыннан якланмау сәбәпле, ябылырга мәҗбүр була. Шәһәр хакимияте мәчетне бары тик офис итеп кенә кулланырга рөхсәт биргән [7].
A Tia Porinetia party оппозицион партиясе, утрауларда дини экстремизмның теләсә нинди формасына каршы чыгыш ясавын белдерә [8].
Remove ads
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
