Хаҗи Габидуллин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Хаҗи Габидуллин
Remove ads

Хаҗи Габидуллин, Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин, рус. Габидуллин Хаджи Загидуллович (1896-1937) — ТАССР ХКШ рәисе (1924-1927). РСФСР кече ХКШ әгъзасы (1927-1930). РСДРП(б) әгъзасы (1917 елдан). МДУ профессоры (1933). Тарих фәннәре кандидаты (1935).

Кыска фактлар Хаҗи Габидуллин, Туган телдә исем ...
Кыска фактлар Хаҗи Габидуллин, Аңа кадәр ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1896 елның 7 ноябренда Пермь губернасы Көңгер шәһәрендә (вариант: Уфа губернасы Бәләбәй өязе Төреш вулысы (хәзерге БР Бүздәк районы) Сәвәдебаш авылында[1]) мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белем алгач, Көңгер тимер юл укуханәсен тәмамлый (1915). Пермь тимер юлының Көңгер тауар һәм техника конторасына хисапчы булып урнаша. 1916 елда хәрби хезмәткә алынып, прапорщиклар әзерләүче мәктәпкә җибәрелә.

Remove ads

Октябрь инкыйлабы

Инкыйлабтан соң эшче һәм солдат депутатларының Көңгер шурасына сайлана.

Төмән губернасы мөселман эшләре комиссары була.

Ватандашлар сугышында

1919 мөселман кавалерия полкы, бригадасы, 11- Петроград дивизиясе хәрби комиссары.

1920 Үзәк мөселман хәрби коллегиясе каршындагы I Казан кавалерия курслары комиссары.

ТАССР төзелү

Remove ads

Мәскәүдә

  • 1927 елның октябреннан Мәскәүдә, РСФСР кече ХКШ аппаратында эшли.
  • 1930-1933 елларда Кызыл профессура институтының көнчыгыш секторында укый, аны тәмамлагач, РСФСР мәгариф халык комиссариатының университетлар һәм фәнни-тикшеренү оешмалары идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
  • 1936-1937 РСФСР мәгариф халык комиссариатының өлкәннәр өчен мәктәпләр идарәсе җитәкчесе.

Фәнни-педагогик эшчәнлеге

РСФСР төрки халыклары өчен латин әлифбасын гамәлгә кертү өчен җаваплы булган хезмәткәрләрнең берсе буларак, Бөтендөнья көнчыгышны өйрәнүчеләр конгрессы (Истанбул, 1934), Төркия тел курумының III конгрессы эшендә катнаша. 1937 елның мартыннан ССРБ ФА «Төркия белән фәнни элемтәләрне ныгыту буенча комиссия»се рәисе урынбасары — гыйльми сәркатибе.

Remove ads

Хезмәтләре

Хезмәтләре Россиядәге пантюркизм һәм панисламизм тарихына, төрек буржуаз революциясе вакыйгаларына карый[3].

  1. Татарстан за семь лет (1920-1927). Казан, 1927;
  2. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931 (автордаш А. Аршаруни);
  3. Проблемы младотурецкой революции. РВ, 1934, № 3, 4.
  4. Младотурецкая революция: Исторические очерки. М., 1936.

Сәяси золым

1937 елның 25 июнендә, «троцкийчы-милләтче оешманы җитәкләү»дә гаепләнеп[4], кулга алына. 1937 елның 15 сентябрендә беренче категория (ату) буенча җәзага тарту өчен 117 кешегә төзелгән «Мәскәү-үзәк» исемлегенә кертелә. 1937 елның 27 сентябрендә ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның 14 маенда аклана.

Әдәбият

  1. Халык бәхете өчен көрәшүчеләр. Казан: ТКН, 1983.

Чыганаклар

Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads