Элевтер Андроникашвили

From Wikipedia, the free encyclopedia

Элевтер Андроникашвили
Remove ads

Элевтер Луарсабович Андроникашвили (гөрҗ. ელეფთერ ლუარსაბის ძე ანდრონიკაშვილი; 1910 елның 12 (25) декабре, Санкт-Петербург, Россия империясе1989 елның 8 сентябре, Тбилиси, ССРБ) — совет грузин физигы.

Кыска фактлар Элевтер Андроникашвили, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Элевтер Андроникашвили 1910 елның 12 (25) декабрендә Санкт-Петербургта туган. Ул грузин дворян гаиләсеннән булган. Әдәбият белгече Ираклий Андрониковның абыйсы. 1932 елда Ленинград политехник институтын тәмамлый. 1934—1945 елларда Тбилиси дәүләт университетында лекцияләр укый. 1942 елдан Грузин ССР Фәннәр академиясенең Физика институтында эшли, 1951 елдан бу институтның директоры була. 1940—1941 һәм аннан 1945—1948 елларда ул Мәскәүдә Физик проблемалар институтында докторлык диссертациясе өстендә эшли, 1948 елда дәрәҗә ала. 1951 елдан ул шулай ук Тбилиси дәүләт университетының физика кафедрасы мөдире һәм профессоры була. Грузин ССР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (1955 елдан).

Андроникашвилиның төп хезмәтләре квант гидродинамикасы, түбән температуралы физика, галәм нурлары физикасы, каты тәннең радиацион физикасы, атом-төш техникасы, биофизика һәм биотермодинамика, югары ешлык мәсьәләләренә кагыла. 1945 елда Тисса эксперимент нәтиҗәсендә тәкъдим иткән ике сыеклык гелий-II моделен эксперименталь исбатлаган[3], аның барышында ике якын урнашкан дискларда период һәм тирбәнүнең сүнү чоры өйрәнелгән, сыек гелий-II дә бер үк вакытта сыеклык ике төр хәрәкәттә катнаша торган халәтләр булуы исбатланган, беренче булып гелий-II нормаль компонентының ябышкаклыгы һәм ДНК һәм РНК ның эчке молекуляр эрүнең температур бәйлелеген үлчи. 1960 елда гелий-II нең өермә дулкыннарын өйрәнә. 1961 елда ССРБда атом-төш реакторларында матдәләрне нурландыру өчен абсолют нульгә якын булган түбән температуралы элмәк булдыра.

1989 елның 9 сентябрендә Тбилисида вафат була.

Remove ads

Бүләкләр

  • Ленин ордены (1980 елның 24 декабре).
  • Өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1954 елның 3 июне, ...).
  • Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — «Эксперименталь һәм теоретик физика журналы»нда һәм «Коллоид журналы»нда (1946—1951) мәкаләләрендә бәян ителгән сыек гелий-II үзенчәлекләрен эксперименталь тикшерү өчен.
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1978) — «Сканерлаучы микрокалориметрия — биологик макромолекулларны тикшерүнең яңа ысулы» (1963—1977) эшләр циклы өчен.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads