Эспарцет
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эспарцет, ат борчагы (лат. Onobrýchis) — кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Синонимнар: Dendrobrychis (DC.) Galushko, Xanthobrychis Galushko

Башка телләрдә атамалар: ингл.ингл. Sainfoin, гөрҗ. ესპარცეტი, исп. Onobrychis, кат. Trepadella, кыт. 紅豆草 , литв. Esparcetas, алман. Esparsetten , нид. Esparcette, порт. Sanfeno, төр.Adi korunga, фр. Sainfoin, эсп. Onobriko
Remove ads
Таралуы

130 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстанда бер төре – комлы эспарцет (О. arenaria), болынлы һәм ташлы далаларда үсә, күбрәк республиканың көньяк районнарында.
Ботаник тасвирлама
Үзәк тамырлы. Сабаклары тармакланган, туры. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре себеркәчле, ачык-алсу, куе башаксыман чукларга җыелган. Май-июльдә чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, чикләвексыман, бер орлыклы, тешле-чәнечкеле, җепселле челтәр белән. Бөҗәкләр, нигездә умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә, баллы.
Корылыкка чыдам үсемлек, ачы һәм сазлыклы туфраклардан тыш, барлык туфракларда диярлек яхшы үсә.
Remove ads
Куллану
Яшел масса, печән өчен үстерелә. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре яратып ашый.
Составында углеводлар (9,6%), аксым (4,4%), майлар (1,6%) бар. 100 кг яшел массасында 22 азык берәмлеге һәм 3,1 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 54 азык берәмлеге һәм 10,1 кг үзләштерелә торган протеин бар.
Корткычлар: орлыкашарлар, эспарцет бөртекчәсе, эспарцет эвритомасы, эспарцет чәчәге черкие, эспарцет чәчәкашары, эспарцет трипсы.
Авырулары: ончыл чык, тутык, фузариоз.
ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлары: «Песчаный 1251», «Песчаный 22». 2009 да 18,2 мең га мәйданда үстерелә, яшел массасының уңышы – 1 га дан 250-270 ц, печән уңышы – 1 га дан 35-38 ц.[2]
Әдәбият
- Шмальгаузен И. Ф. Флора Средней и Южной России, Крыма и Северного Кавказа. Үсемлекләрне һәм югары споровых үсемлекләрне билгеләү өчен җитәкчелек. Киев, дип. т-ва печ. дела и торг. И. Н. Кушнерев и Ко в Москве, Киевск. отд-ние. Т. 1. Двудольные свободнолепестные. 1895. С. 259.
Сылтамалар
- Ат борчагы турында GRIN сайтында мәгълүмат
- Эспарцет // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads