Юрий Соломенцев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юрий Соломенцев (25 июнь 1939 ел) — автоматлаштыру өлкәсендә ССРБ һәм Россия галиме.
Техник фәннәр докторы (1974), профессор (1976), ССРБ фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (23.12.1987).
Remove ads
Биографиясе
Юрий Михайлович Соломенцев 1939 елның 25 июнендә Ленинград шәһәрендә туган. ССРБның партия һәм дәүләт эшлеклесе Соломенцев Михаил Сергеевичның (7.11.1913—15.02.2018) улы.
1961 елда Чиләбе политехник институтын «Технология машиностроения, металлорежущие станки и инструменты» белгечлеге буенча тәмамлый. 1965 елда Мәскәү станок-инструмент институты аспирантурасын тәмамлый, шул ук елда (срогыннан алда) техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклый.(темасы:«Исследование возможности переналадки гидрокопировального полуавтомата 1722 на заданную точность различных типо-размеров обрабатываемых деталей»)
1965—1967 елларда Ростов авыл хуҗалыгы машиналар төзү институтында укыта.
1967 елдан алып «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университеты хезмәткәре, 1974—2007 елларда ректор, 2008 елдан алып президент.
Улы Михаил — Мәскәү мэры һәм хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Кызы Ксения — журналист.
Remove ads
Бүләкләре, премияләре, мактаулы исемнәре
- Ленин премиясе лауреаты (1972), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1986), Россия Федерациясенең белем бирү өлкәсендә Хөкүмәт премиясе (2001)[1], һәм фән һәм техника өлкәсендә премия лауреаты (2003)[2]
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1981), Октябрь Революциясе ордены (1986), «Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале, Георгий Димитров медале (Болгария) һәм башкалар белән бүләкләнгән.
- «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университетының мактаулы докторы, Хемницкий техник университетының мактаулы докторы (Алмания), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads