Сомали
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сомали́ (сомал. Soomaaliya, гарәп. الصومال әл-Сумал, рәсми атамасы — Сомали́ Җөмһүрияте) — Африкада урнашкан дәүләт. Гражданнар сугышы һәм сепаратистлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә ил өч өлешкә бүленгән диярлек.
Сомалиның Вакытлы Федераль Хөкүмәте халыкара җәмгыять тарафыннан реаль хөкүмәт дип таныла, ләкин чынбарлыкта ул илнең бары тик кайбер районнарын гына контроль астында тота. Сомалиның көньягы «Әш-Шабааб» һәм «Хизб-үл-Ислаами» исламчыл хәрәкәтләре контроле астында тотыла. Илнең төньягы танылмаган Сомалиленд Җөмһүрияте тарафыннан идарә ителә. Аның эчендә дә сепаратистик регионнар бар.
Remove ads
Диннәр

Сомалида ислам ― дәүләт дине[34]. Ил халкының (15,8 млн кеше, 2020 елга) 99[35] ― 99,8 % ы[36] ― мөселманнар. Ислам дине тарафдарларының зур күпчелеге ― суфичылык, сәләфилек[37] йогынтысы булган Мәлики мәзһәбе сөнниләре[38]. Сомалида шәригать хөкем сөрә[39]. 2012 елда кабул ителгән Сомалиның Вакытлы Конституциясе, шулай ук, милли законнарның төп чыганагы буларак, шәригатьне һәм Сомали Федератив Республикасының дәүләт дине буларак, ислам динен билгели. Конституциядә шулай ук шәригатьнең төп принципларына туры килми торган законның кабул ителү мөмкинлеге каралган[40]. Шәригать бу илдә дин тоту иреген чикли[41]. Сомали дөньяда христианнар өчен иң куркыныч илләрнең берсе булып тора[42][43][44]. «Open Doors» халыкара хәйрия христиан оешмасы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Сомали христианнар хокуклары еш кысрыклана торган илләр исемлегендә 2015 елда 2нче, 2019 елда 3нче урынны били[45].
Remove ads
Дәүләт гимны
Qolobaa Calankeed (Һәр илнең үз әләме) — Сомали федераль җөмһүриятенең рәсми музыкаль символы. Аның статусы илнең 2012 елда кабул ителгән конституциясендә дә беркетелгән. Гимнның нигезен көйязар Абдуллаһи Карше (Abdullahi Qarshe) 1950 елда язган җыр тәшкил итә. Сүзләре Хөсәен Әү-Фарах (Xuseen Aw-Faarax) иҗат иткән. Инглиз теленә шигъри тәрҗемәсе дә бар. Кушымтадан башлана һәм аның белән тәмамлана. Кушымтаның һәм төп куплетларның беренче ике юлы ике мәртәбә кабатлана. Гадәттә беренче ике куплеты гына башкарыла. Моңа кадәр, 2000 елдан бирле, Somaliyaay toosoo (Сомали уяна) исемле гимн кулланышта булды. Ул әле бүген дә популяр, еш кына төрле чараларда аны дәүләт гимны буларак һәм бик яратып җырлыйлар.
Латин язуында | Госмания
язуында |
Сомали гарәп
язуында |
Тәрҗемәсе |
Chorus:
Qolobaa calankeedu, waa ceynoo, Innaga keenu waa, Cirkoo kala ee, aan caadna lahayn, Ee caashaqaye. I Xiddigyahay caddi waad, Naa ciidamisee, Carradaa keligaa adow curadee, cadceedda sideeda, caan noqo ee! Chorus. II Cashadaad dhalataa caloosheennee, Sidii culaygii cidaad marisee, Allow ha ku celin, "Cawooy!" dhahe ee Chorus. III Shanteena cududood Cadkii ka maqnaa Adow celiyow Nacaawimayee Waa calaf cimrigu Isku keen simayee Chorus. |
Chorus:
𐒎𐒙𐒐𐒙𐒁𐒛 𐒋𐒖𐒐𐒖𐒒𐒏𐒜𐒆𐒚, 𐒓𐒛 𐒋𐒗𐒕𐒒𐒝, 𐒘𐒒𐒒𐒖𐒌𐒖 𐒏𐒜𐒒𐒚 𐒓𐒛, 𐒋𐒘𐒇𐒏𐒝 𐒏𐒖𐒐𐒗 𐒜, 𐒛𐒒 𐒋𐒛𐒆𐒒𐒖 𐒐𐒖𐒔𐒖𐒕𐒒𐒝, 𐒜 𐒋𐒛𐒉𐒖𐒎𐒖 𐒜. I 𐒄𐒘𐒆𐒘𐒌𐒕𐒖𐒔𐒖𐒌 𐒋𐒖𐒆𐒆𐒘 𐒓𐒛𐒆, 𐒒𐒛 𐒋𐒕𐒆𐒖𐒑𐒘𐒈𐒜, 𐒋𐒖𐒇𐒇𐒖𐒆𐒛 𐒏𐒖𐒐𐒌𐒛 𐒛𐒆𐒘𐒌𐒖 𐒚 𐒋𐒚𐒇𐒖𐒆 𐒜 𐒋𐒖𐒆𐒋𐒜𐒆𐒖 𐒈𐒘𐒆𐒜𐒆𐒖 𐒐𐒖 𐒋𐒛𐒒 𐒒𐒙𐒎𐒙 𐒜𐒕 Chorus. II 𐒋𐒘𐒉𐒖𐒆𐒛𐒆 𐒊𐒖𐒐𐒖𐒂𐒛𐒆 𐒋𐒖𐒐𐒝𐒉𐒖𐒕𐒆𐒕 𐒈𐒘𐒆𐒕 𐒋𐒚𐒐𐒖𐒕𐒌𐒕 𐒋𐒘𐒆𐒛𐒆 𐒑𐒖𐒇𐒘𐒈𐒜 𐒔𐒖 𐒏𐒚 𐒋𐒗𐒐𐒘𐒒 𐒋𐒖𐒓𐒙𐒕 𐒊𐒖𐒔𐒗 𐒜 Chorus. III 𐒉𐒔𐒖𐒒𐒂𐒜𐒒𐒖 𐒋𐒚𐒆𐒚𐒆𐒝𐒆 𐒋𐒖𐒆𐒏𐒕 𐒏𐒖 𐒑𐒖𐒎𐒒𐒛 𐒛𐒆𐒙𐒓 𐒋𐒗𐒐𐒘𐒕𐒙𐒓 𐒒𐒖𐒋𐒛𐒓𐒘 𐒑𐒖𐒕𐒜 𐒓𐒛 𐒋𐒖𐒐𐒖𐒍 𐒋𐒘𐒑𐒇𐒘𐒌𐒚 𐒙𐒈𐒏𐒚 𐒏𐒜𐒒 𐒈𐒘𐒑𐒖𐒕𐒜 Chorus. |
Chorus:
قلبا علنكئد وا عينو انغ كئن وا عركو كل أى أى عاشق أى حدغيهي عدواد ١ حدغيهي عد واد نا عيدمسي عردا كلغا ادغ او عرد أى عدعئد سدئد ل عان نق أىي Chorus. ٢ عشداد طلتاد علوشيدى سدى عليغى عداد مرسئ ه ك علن عوي طه أى Chorus. ٣ شنتين عددود عدكي ك مقنا ادو عليو نعاوميي وا علف عمرگ اسك كين سميي Chorus. |
Кушымта:
Һәр илнең, һәр милләтнең — үз әләме, төсләре. Безнең байрак — зәңгәр күк, юк бер болыт әсәре Аңарда, сөя аны картлары һәм яшьләре. I Гүзәл ак йолдызыбыз, без синең һиммәтеңдә, Югарыда урының илнең һәр төбәгендә; Нурлан, йолдыз, кояштай һәрбарчабыз күңелендә! Кушымта. II Йолдыз күккә менгәндә без дә илһамланабыз, Пакьләнә йөрәгебез! Хакка, әләм-туграбыз Керләнмичә саклансын, диеп дога кылабыз. Кушымта. III Биш очыннан йолдызның без көч-куәт алабыз; Язмышлардан узмыш юк, Аллага ялварабыз: “Синнән иңгәнбез, Синең хозурыңа кайтабыз”. Кушымта. |
Хор башкаруында:
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads