Әлфиз Сабиров
сынчы, рәссам From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әлфиз Сабиров, Әлфиз Ясәви улы Сабиров (Альфиз Ясавиевич Сабиров; 1985 елның 11 июле, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Октябрьский районы, Ишем) ― Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор, рәссам. Татар фольклорының мифологик тематикасына һәм сюжетларына мөрәҗәгать итүе белән билгеле. Төп эш кыры ― бронза скульптура. Бакый Урманче исемендәге (2017), Строганов (2021) премияләре лауреаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1985 елның 11 июлендә Пермь өлкәсенең (2005 елдан крае) Октябрьский районы Ишем авылында туган. Әтисе Ясәви Мәснәви улы (1963 елгы)[1], гомер буе машина йөртүче булып эшләгән, хәзер Ишем авылы Мәдәният йортында эшли. Әнисе Резидә Раффас кызы (Дилявирова)[2] мәктәптә география укыткан, 35 елдан артык «Ирень таңнары» татар җыр һәм бию ансамблен җитәкли, 2012 елдан Ишем авылы Мәдәният йорты директоры. Бертуганнары Әдис (1989 елгы)[3], Энҗе[4].
Балачактан рәсем яки пластилиннан нидер ясарга яраткан. Авыл мәктәбен тәмамлагач, башта «рәсем һәм сызым укытучысы» белгечлегенә Пермь педагогия училищесында, 2005―2011 елларда Илья Глазунов исемендәге Россия рәсем сәнгате академиясенең[d] Урал филиалында белем алган[5]. Академиядә үзенең беренче бронза скульптурасын ясаган.
Remove ads
Иҗаты
Төрле өслекләр һәм материаллар: балчык, бронза, гипс, тукымалар, алтын һәм асылташлар белән эшли. Нигез итеп скульптура һәм бронзаны ала һәм беренче урынга скульптура фикерләвен куя. Эшләренең күп өлеше классик скульптураларга охшамаган. Аларда милли, космик, борынгы мотивлар һәм образлар бик күп[6].
Үзен сынчы буларак сынап карый башлагач, архаика белән үрелеп, татар фольклоры образларына мөрәҗәгать итә. Скульптуралар элеккеге цивилизация эзләрен саклаучы археологик табылдыкларга охшаган булып чыга. Аның эшләрендә еш кына бер үк вакытта эшкәртелмәгән коелманың тузанланып беткән кебек калку өслеге, шомартылган, алтын белән балкып торган бронза белән беркетелгән багана да була. Һәр скульптура өстендә рәссам 1―1,5 ай эшли, өстәвенә Пермьдә мондый катлаулы әйберләрне коеп чыгарырлык урын булмый. Моның өчен ул Екатеринбургка бара[6]. Әлфиз Сабиров скульптурада гына түгел, графикада да эшли, үзен ювелир эшендә сынап карый. Аның эскизлары буенча дизайнер келәмнәре булдырылган, аларда катлаулы фактуралы тукучылык бронза фрагментлары белән яраша[6]. Төп темасы ― сугыш кыры аша уза торган һәм үлем һәм җиңелүдән соң да дәвам итә торган тарих.
2014 елда эшләре беренче тапкыр чит илдә, Гренобльдә тәкъдим ителгән. Аның эшләре белән иң яхшы Урал рәссамнары белән эшләүче «Уральп» француз ассоциациясе кызыксынган[6]. 2016 елда Франциядә, Парижда скульпторның беренче шәхси күргәзмәсе узган.
2019 елда «Хәзинә»дә бер айга якын «Аю бала» күргәзмәсе эшләгән. Казанның Заманча сәнгать үзәгендә «Тау» шәхси күргәзмәсе узган. Күргәзмәдә бронза скульптуралардан, график битләрдән, ювелир әйберләрдән тыш дизайнер келәмнәре дә тәкъдим ителгән. Шулай ук рәссам берничә фотосерия тәкъдим иткән. Рәссамның эшләре Казанның ES Gallery стендында тәкъдим ителгән, Биредә аның «THE TATARS: URMAN. Мифик җир» шәхси күргәзмәсе эшләгән.
2021 елда Мәскәүдә Көнчыгыш музеенда күргәзмәсе оештырылган. Илнең төп арт-шоуы булган Мәскәү Сosmoscow Заманча сәнгать ярминкәсендә катнашкан.
Скульпторның эшләре Парижда, Нью-Йоркта, Лондонда, Берлинда, Дубайда, Токиода музей һәм шәхси җыентыкларда саклана.
Remove ads
Кайбер эшләре
- Кояш бату (Закат)
- Беренче җәй таңы
- Аю бала
- Зилант (Казан үзәгендә Миславский урамында)[7]
- Сөембикә
- Камилла үгезе
- Очып баручы ат
- Архаик елмаю. Алиһә Сау башы
- Фикер иясе (Мыслитель)
- Ат
- Принцесса
- Сугышчы. Йөрәк уч төбендә
- Ук тигән сугышчы (Пораженный)
- Күк эте. Очышны көтеп һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2017 ― Бакый Урманче премиясе ― «Легенда» скульптура эшләре сериясе өчен
- 2021 ― Строганов премиясе[d] ― «мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен» номинациясендә
Шәхси тормышы
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads