Өммегөлсем Камалова-Акчурина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Өммегелсем Камалова (1889 — 1957) — татар җәмәгать эшлеклесе.
Remove ads
Биографиясе
1889 елны Чистай шәһәрендә Закир ишан гаиләсендә дөньяга килә.
Төпчек кыз үз апалары һәм якында яшәгән Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова белән гыйлемне үз өйләрендә үзләштерә башлый. Әл-Әзһәр университетында укып кайткан абыйсы Ибраһим Камалов традицион фәннәрдән тыш кызларга география, биология, тарих укыткан.
1908 елда Казанның Котова гимназиясен тәмамлау турында аттестат ала.
Шуннан соң Петербургка югары педагогия курсларының[d] физика-математика бүлегенә укырга керә.
Гөлсем Камалова 1912 елда Беренче Балкан сугышы[d] вакытында Төркиягә төрек солдатларына ярдәмгә бара, «Һиляле Әхмәр[tr]» (госманлы чоры төрек "Кызыл ай") хәрби лазаретында шәфкать туташы була. Төрле җәмгыятьләр аларның чыгыш ясауларын үтенәләр. 12 ноябрьдә «Шәкертләр җәмгыяте[d]» чакыруы буенча оештырылган очрашуда «Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов һәм „Türk Yurdu“ мөдире Йосыф әфәнде Акчура катнашты», — дип яза Фатих Кәрими. Гөлсем Россиядәге уку тәртипләре, мәгариф юлындагы хәрәкәт хакында сөйли.
«Тәгаләи нисван[tr]» төрек хатыннарының феминист җәмгыятенә баргач алган тәэсирләре хакында «Болар хакында һәммәсен язсам, диңгезләр кара, җир йөзе кәгазь булса да җитмәс… Ишектән без барып кергәч, һәммәсе аякка калыктылар вә алкышлап безне каршыладылар…» — дип яза.
Гөлсем Камалова милли азатлык көрәшендә актив катнаша. Ул яшьтән үк татар зыялылары Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровлар белән аралаша. 1913 елда Гөлсем Камалова Абдулла Акчуринга кияүгә чыга.
Гөлсем Камалова-Акчурина 1957 елда Казан шәһәрендә вафат була. Ул татар зиратына күмелә.
Remove ads
Хәтер
Өммегөлсем Камалованың язмышы турында Роза Туфитуллова «Язмыш җиле» романын иҗат итә. Әлеге роман 2020 елда «Gūlsǔm» (Гөлсем) исеме белән Төркиядә Евразия Язучылар Берлегенең «Бәнгү» китап нәшриятында [1] төрек телендә [2], 2023 елда «Goulsoum» (Гөлсем) исеме белән Франциядә француз телендә (тәрҗемәчесе — Кристоф Тронтин) басылып чыккан.
- татарча (2019/2022) @ Казан утлары
- төрекчә 2023 елның 26 август көнендә архивланган. (2020)
- русча (2021)
- французча (2023)
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads