Max (мессенджер)

Россия мессенджеры From Wikipedia, the free encyclopedia

Max (мессенджер)
Remove ads

Max (тат. Макс) ― мессенджер, VK[d] ширкәте тарафыннан 2025 елда чыгарылган мессенджер. 2025 елның июленә бета-тестлау стадиясендә булган. Кытайның WeChat[d] платформасы белән охшашлыкта Max базасында милли Россия мессенджеры — универсаль мобиль кушымта («суперапп») эшләнә, ул хәбәрләр алмашудан һәм тавыш элемтәсеннән тыш, шулай ук электрон дәүләт хезмәтләрен алырга, цифрлы ID аша шәхесне танырга, көчәйтелгән электрон имза кулланырга, шулай ук түләүләр башкарырга мөмкинлек бирә[3].

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Эшләүче ...
Кыска фактлар

Max та теркәлү өчен мобиль телефонның Россия яки Беларусия номеры таләп ителә[4]. Виртуаль яки алыштыргыч номер буенча теркәлү мөмкин түгел[5].

Мессенджер белән VKның бүлендек структурасы — «Коммуникацион платформа» ҖЧҖ идарә итә, ул хөкүмәт тарафыннан милли мессенджерның эше һәм үсеше өчен җаваплы оешма буларак билгеләнә[6][7].

Remove ads

Тарих

2022 елның маенда базарда VK Мессенджер мобиль кушымтасы барлыкка килгән, әмма VK корпорациясе әлеге продуктка аудитория җәлеп итүдә кыенлыклар кичергән, шуңа бәйле рәвештә 2024 елда яңа мессенджер эшләү башланган[8].

2025 елның 25 мартында VK вәкилләре «Ведомости» газетасына мессенджер функцияләре белән Max цифрлы платформасының бета-версиясе, кертелгән түләү системасы, шулай ук бизнес өчен инструментлар — мини-кушымталар һәм чат-ботлар конструкторлары өстендә эш турында хәбәр иткән. Яңа сервис мөстәкыйль продукт буларак күрсәтелгән, ул ВКонтакте социаль челтәре белән интеграцияләнмәячәк[9][10][11][12]. Икенче көнне, 26 мартта, Max бета-версиясе Google Play[d], App Store[d] һәм RuStore[d] кушымталары кибетләрендә йөкләү өчен мөмкин булган[13].

2025 елның апрелендә мессенджерга генератив ясалма интеллект сервисы — GigaChat[d] чат-боты кертелгән[14][15].

2025 елның 4 июнендә Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә РФ Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев Max базасында локаль базарларда өстенлек итүче башка илләрнең милли мессенджерлары үрнәгендә милли Россия мессенджерын үстерү планлаштырыла, дип белдергән. Мондый илләр сыйфатында министр Япония (Line[d]), Көньяк Корея (KakaoTalk[d]), Вьетнам (Zalo[d]) һәм Кытайны (WeChat) атаган[16][17][18].

2025 елның 5 июнендә ВТБ[d] банкы Max та үзенең цифрлы банкын эшләтеп җибәрү турында игълан иткән[3][19]. Шулай ук мессенджерга Альфа-Банкның[d]) тиешле сервисы интеграцияләнгән[8].

2025 елның 6 июнендә Max Россия ЭВМ һәм БД өчен Бердәм реестрына[d] кертелгән[20].

2025 елның 4 июнендә «Мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисын булдыру турында» Федераль закон басылып чыккан. Закон нигезендә мессенджер һәм дәүләт электрон сервислары (дәүләт хезмәтләре, «Госключ» электрон имза сервисы) функцияләрен берләштерәчәк, цифрлы ID аша шәхесне танырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук хакимият органнары һәм мәгариф учреждениеләре белән элемтә өчен файдаланылачак мобиль кушымта булдыру каралган. Россия цифрлар министрлыгы мәгълүматлары буенча, мондый кушымта тиешле функцияләрне эшләгәннән соң Max мессенджеры булачак[21][22][23][24]. Канун 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә яңа чыгарыла торган барлык мобиль җайланмаларга җитештерүчеләр һәм сатучылар тарафыннан мәҗбүри рәвештә мессенджерны алдан билгеләүне күздә тота[25].

2025 елның 25 июнендә сенатор Ольга Епифанова[d] Max мессенджерын Дәүләт хезмәтләре[d] порталы һәм ЕСИА[d] системасы белән интеграцияләү 2025 елның көзендә гамәлгә ашырылачак дип хәбәр иткән[26][15].

2025 елның июлендә VK корпорациясе Max та табылган кимчелекләр өчен 5 млн сумга кадәр түләргә әзерлеге турында игълан иткән (Bug Bounty[d] программасы)[27].

Россиядә җитештерелгән Мах мессенджерын рәсми рәвештә 2025 елның көз башында эшләтә башлау планлаштырыла[28].

Remove ads

Кулланучылар саны

2025 елның июнендә Max мессенджерында булдырылган кулланучыларның исәп язмалары саны 1 миллион[15][19] тәшкил иткән.

2025 елның июлендә VK Max та теркәлгән кулланучылар саны 2 миллионнан артып китүе турында игълан иткән[29].

Функцияләре

2025 елның июнь аена Max та түбәндәге функцияләр булган: шәхси һәм төркемле чатлар, тавыш хәбәрләре, шалтыратулар, видеоэлемтә, 4 гигабайтка кадәр күләмле файллар тапшыру, стикерлар, эмодзи, Чат-ботлар һәм мини-кушымталар төзү өчен кораллар, шулай ук GigaChat нейрочелтәре[5]. Мессенджерда Россия Банкының тиз түләүләр системасы (СБП) ярдәмендә кулланучылар арасында акча күчерү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла[30].

2025 елның июлендә Max та дәвамлылыгы һәм катнашучылар саны буенча чикләүләрсез төркемле видеочылтыратулар мөмкин булган[31].

Техник нечкәлекләре

GitHub репозиторие мәгълүматларына караганда, Max мессенджеры Java, TypeScript[d] һәм Go[d] телләрендә язылган[32]. Windows, MacOS, Android, iOS[d] операцион системаларында эшли[33]. Мобиль кушымтадан тыш, мессенджер веб-кушымта (web.max.ru) һәм десктоп клиенты рәвешендә дә кулланылырга мөмкин[34].

Матбугатта билгеләп үтелгәнчә, мессенджерның чыганак кодына VKның башка проектларыннан эшләнмәләр кергән, шул исәптән алдагы VK мессенджеры ТамТам[d] код фрагментлары[35][36][37][38][8].

Мессенджерга «VK Security Gate» системасы интеграцияләнгән. Технология аның бөтенлеген бозуларны һәм аномалияләр булу-булмавын эзләү өчен кодны өзлексез анализлауга юнәлдерелгән[39].

Remove ads

Тәнкыйть

Экспертлар һәм тармак вәкилләре мессенджерны кайбер җитешсезлекләре, шулай ук дәүләт белән якын элемтәләре өчен тәнкыйтьлиләр. 2025 елның 21 июленә Google Play да Max рейтингы 2,4/5 һәм AppStore да 4,2/5 тәшкил иткән[19].

Max ны эшләгәндә шул исәптән Россия тарафыннан дустанә булмаган дип танылган илләрдән[d] китапханәләр[d] кулланыла, ә китапханәләрнең берсе Украинадан эшләүчеләр тарафыннан булдырылган, бу мессенджерны тәнкыйтьләү өчен сәбәп булган[15][19].

The Insider[d] басмасы билгеләп үткәнчә, конфиденциальлек сәясәтеннән күренгәнчә, мессенджер IP адрес, урын, адреслы китаптан контактлар һәм кулланучы турында башка мәгълүмат җыя. Һәм мондый мәгълүматларны башка кушымталар да җыйса да, Max очрагында кушымта сәясәтендә турыдан-туры күрсәтелгәнчә, бу мәгълүматлар «компания партнерларына», шулай ук «теләсә кайсы дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органына» тапшырылырга мөмкин[4].

Remove ads

Татарстанда

2025 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәктәп чатларын «Сферум»нан Max мессенджерына күчерәләр. Бу хакта Республика мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесенә сылтанып, Бизнес Online[d] хәбәр итә. Башта Мах-ка түрәләр, аннары мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, шуннан соң ата-аналар һәм балалар күчәчәк[40].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads