Зәкәрия Кашапов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зәкәрия Кашапов
Remove ads

Зәкәрия Кашапов, Зәкәрия Кәшшафетдин улы Кашапов (1923 елның 14 июне, ТАССР, Минзәлә кантоны, Баланны2000 елның 21 марты, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тракторчы, комбайнчы, Социалистик Хезмәт Каһарманы Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Кыска фактлар Зәкәрия Кашапов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Хәрби хезмәттәге фотосурәте. 1943-1947

1923 елның 14 июнендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Мөслим районы) Баланны авылында дүрт балалы урта хәлле керәстиян гаиләсендә баш бала булып туган[1]. Күршедәге Азнакай районы Тат. Шуган җидееллык мәктәбен (1938), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумының 1нче курсын[2], Донецк өлкәсе Чистяково (хәзерге Торез) шәһәренең шахтерлар әзерләүче ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. 1940 елдан Чистяковода шахтер-бораулаучы булып эшли. Сугыш башлангач, шахтада эш туктый, туган авылына кайтып, 1941 елның сентябреннән «Мәдәният» күмәк хуҗалыгында, 1942 елның 27 августына кадәр Мөслим МТСында тракторчы булып эшли. 1942 елның көзендә Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш юлын Орёл шәһәреннән башлап, Алманиядә тәмамлый. 1942-1943 елларда (7 ай) Горький шәһәрендә 194нче уку полкының механик-йөртүчеләр хәзерләүче беренче батальонында танк йөртергә өйрәнә. Брянск, Балтика фронтларында танк гаскәрләрендә башта Бөекбританиядә җитештерелгән «Чөрчилл» атамалы танк йөртә, аннары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеда җитештерелгән Т-34 танкы механик-йөртүчесе була. 1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, туган авылына кайтып, тракторчы була, «Михайловский» совхозының Баланны бүлекчәсендә трактор бригадасын җитәкли. 1958 елда комбайн штурвалына утыра. СК-5, «Нива» (ru), РСМ-8 (ru), СК-3 (ru), СК-4 (ru) комбайннарын йөртә. Кубаньга махсус барып, шикәр чөгендере игәргә өйрәнә, Мөслим районында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере үстерә башлый. 1966 елның 23 июнендә, «бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланган өчен», Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

1983 елда лаеклы ялга чыга. 2000 елның 21 мартында вафат.

Remove ads

Гаиләсе

Хатыны Рәхилә, комбайнчылар курсын тәмамлап, Мөслим МТСында эшли башлый. Берничә ел комбайннар рәтләүдә эшләгәч, үзе мөстәкыйль рәвештә «Сталинец-6» (ru) комбайны штурвалы артына утыра. 15 ел гомерен механизатор эшенә багышлый. Гаилә коргач та, әлеге һөнәрен ташламый. Дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Улы Алмаз Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К.: 2003.
  2. Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  3. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads