Казанның яулап алынуы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Казанның яулап алынуыmap
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Казанны камау һәм яулап алу — Иван IV Явызның 1552 елның июнь-октябрь айларында Россия дәүләте территориясен киңәйтү өчен яулап алу походларының берсе, ул Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәвенә чик куйган.

Кыска фактлар Казанның яулап алынуы, Урын ...

1552 елгы поход 1487, 1524, 1530 һәм 1550 елларда рус гаскәрләре ясаган бик күп камаулардан соң, исәп буенча бишенчесе була һәм, алга таба Әстерхан ханлыгын яулап алу өчен алшартлар тудыра, Түбән Идел буена юл ача.

Казан яхшы ныгытылган шәһәр була, аны штурмлау басып алучылар ягыннан зур югалтуларга китерә ала. Иван Выродков җитәкчелегендәге һөҗүм итүче рус гаскәре ике буй камау корылмалары төзи, хәрәкәтчән манаралар урнаштыра, Казан кирмәне дивары астына җир асты юлы сала.

1552 елгы Казанны алу өчен соңгы штурм уңышлы булып чыга, чөнки ул ныклап планлаштырылган һәм аны тормышка ашыру өчен рус армиясе шушы чорның соңгы хәрби-инженерлык казанышларын кулланган.

Remove ads

Алшартлар

Казанны алу Мәскәү кенәзлегенең әкренләп ныгуының нәтиҗәсе булып чыга. Бу вакыйга алдыннан ялган идеологик хәзерлек бара, ул берничә фикерне үз эченә ала: «борынгы рус җирләре», «Казан — рус кенәзләре вотчинасы», һ.б. Әлеге фикерләр «Мәскәү — өченче Рим» сәяси доктринасы тирәли тупланалар.[1]

Казан ханлыгы белән көрәш 1460-нчы елларда ук башлана, ләкин уңышлы ? бармый. Ике як та үз максатларына бара. XX гасырның рус телле әдәбиятында Казан ханлыгын яулап алу ихтыяҗы Госман империясеннән саклану белән аңлатыла. Ә сугыш чорындагы рус чыганаклары яулап алуны әлеге сәбәпләр белән аңлаталар:

  • Казан һәм Мәскәүнең күпьеллык каршы торуы (115 ел)
  • Казан ханлыгының байлыгы. Иван Пересвет патшаны Казанны яуларга болай өнди: «булдыклы сугышчыларны Казан олысларына җибәрегез, аларны яндырырга да, кешеләрен кулга алырга кушыгыз»[2], һәм теләген болай аңлата: «Ишеттем мин ул җир турында, Казан патшалыгы хакында, анда булган күп хәрбиләрдән, аның турында ниләр сөйләүләрен, тиңлиләр аны оҗмах җиренә» «андый уңдырышлы җир дуслыкта да уңай булды булуын, шулай булмаса түзеп тә булмас иде»[3].

Казан ханлыгының Мәскәү үлчәмнәре буенча күрелмәгән байлыгы, аны яулап алу контекстында, бу вакыйгаларның башка замандашлары һәм катнашучылары, мәсәлән, Курбский тарафыннан да,[4] «Казан тарихының» аноним авторы тарафыннан да билгеләнә.[5].

  • Казан илне көнчыгыш яктан ныгыту өчен плацдарм буларак та карала. Казанны алырга өндәгән Максим Грек 1521 елда Василий IIIгә болай дип яза: «Казанда килеш, без башка дошманнар белән җиңел көрәшәчәкбез, аннан явыз күренәчәкбез»[6].
  • Абруйлы булмаган чыганак буенча «Казан Елъязмачысы» башка сәбәпләрдән тыш, Казанны алуны «тарихи гаделлекне» кайтару белән аклый, чөнки ул, аның фикеренчә, элек рус патшаларыныкы булган.[5].

Казан ханлыгы белән сугышка яшь патшаны икътисади сәбәпләр дә этәрә. Беренче чиратта, Идел юлының буеннан-буена тоткарлыксыз сәүдә итү омтылышы.

Рус-татар мөнәсәбәтләре XVI гасырның беренче яртысында Казанда династия алышыну сәбәпле аеруча кискенләшә. 1534—1545 елларда Казан Һәм Мәскәү арасында үзара сугышлар ешая, низагларның нигезендә ике яктан да Идел юлы өчен көрәш булган.

Remove ads

Әзерлек

1524нче елда руслар тарафыннан Васильсурск ныгытмасы төзелә. Василий III әмере белән Темников — Иделнең уң ярындагы рус хакимиятенең нигезе ныгытыла. 1545—1552нче елларда Явыз Иван Казан яуларын оештыра. Әлеге чаралар кыйммәткә төшә, чөнки рус форпостлары (Түбән Новгород һәм Арзамас) төп рус көчләре тупланган җирләрдән ерак урнаша.

Зөяне төзү

Патша хакимияте Казан тирәсендә урнашкан базага зур ихтыяҗ кичерә. Рус хәрби инженеры Иван Выродков[ru] көчләре белән 1551 нче елда бары тик 28 көн эчендә камап алынган Казан астында агач Зөя ныгытмасы[ru] төзелә. Ул рус гаскәрләре тарафыннан Казанны алу өчен төп таяну пунктына әйләнә. Алга таба Иван Выродков шәһәрне камау операцияләрен җитәкли, бер төн эчендә 13 метрлы камау манарасын[ru] төзи.

«Тау ягын» кушу

Thumb
Явыз Иван гаскәрләрен җыя[7]

Сафа-Гәрәй, тәхеткә кайтуы белән, оппозицион аксөякләрдән чистартуны башлый. Нәтиҗәдә 1546нчы елның сентябрендә Мәскәү ягына 4 Казан кенәзе һәм башка 76 Казан кешесе күчә.[8]. Шул ук елның 6нчы декабрендә чуашлар һәм тау чирмешләре кенәзе Тугай ике иптәше белән Явыз Иванга тугрылыкка вәгъдә бирәләр һәм яу җибәрергә сорыйлар. Моның нәтиҗәсендә рус хәрби җитәкчеләре Зөя тамагына баралар һәм «йөз чирмеш кешесен» әсирлеккә алалар.[9].

Зөя шәһәрчеген төзүдән соң Тау ягында руслар даими кешеләргә әвереләләр. Казанның бу җирләрне сакларга сәләтсез булуы аңлашыла. «Ә тау халкы, насара патшасы шәһәре алар җирендә булуын күреп, патша һәм воеводалар янына килеп, алар алдында баш ияләр, патша аларны хупласын өчен, ачуын җибәрсен өчен, ә аларга Зөя шәһәре янында булырга әмер бирсен дә, сугышырга әмер бирмәсен өчен»[10].

Елъязмаларга караганда, делегация барлык Тау Ягы исеменнән, аның кенәзләре, морзалары, сотниклары, десятниклары, чуашлар, чирмешләр һәм казаклар исеменнән баш ия.[10]. Илчеләргә зур бүләкләр бирелә, аларны җылы кабул итәләр. Ант бирүчеләргә бүләкләр рус гаскәрләренекенә караганда да зуррак була[11]. Ант итүчеләргә һөҗүмнәрне туктату,[12], өч елга салымнардан азат итү, киләчәктә «иске патшаларга» (Казан ханнарына) түләнгән кадәр салымнарны калдыру вәгъдә ителә. Бердәнбер шарт аларның барлык рус әсирләрен азат итүләре була. Тугрылыкларын тикшерү өчен «тау кешеләрен» июль аенда Казанга яу белән җибәрәләр, алар аннан ядрәләр уты астында качарга мәҗбүр булалар.[12]. Соңрак аларны Беренче чирмеш явына болын мариларына каршы сугышырга җибәрәләр[11].

1551 елның җәендәге Явыз Иван һәм Казан Җире (чуаш һәм мари вәкилләре дә катнашкан оешма) арасынлагы килешүләр вакытында[13] патша Тау ягын кайтарудан баш тарта, моны «алар баш игәнче кылыч белән алдым» дип аңлата[14]. 1552 елның мартында Мәскәү белән Казан арасындагы яңа хәрби гамәлләргә әзерлек башлана. Апрель башында Зөя воеводалары «…тау кешеләре дулкынлана, күпләре китәләр, дөреслекне аз санга сугалар, тыңлаусызлык аларда галәмәт…» дип язалар[15]. Зөя воеводаларының киләсе «грамотасында» (хатында) алар инде «…барысын үзгәрттеләр тау кешеләре, тоташтылар Казан белән һәм килделәр Зөя шәһәренә…» диләр[16].

Солых һәм Казан ханлыгының Россия составына ирекле рәвештә керүе проекты

Тау ягын яулап алу һәм ханлыкның авыр хәрби халәте аның эчендәге үзара низагка китерә. Июнь ахыры яки июль башында казанлылар ханны бәреп төшерәләр һәм солых үтенәләр. Алар барлык әсирләрне азат итүне, Кырым аксөякләренең туганнарын һәм яшь ханзадә Үтәмешне рус әсирлегенә бирүне, хан итеп Шаһгалине куюны тәкдим итәләр. Явыз Иван моңа Тау ягын Россиягә кушу таләбен өсти, чөнки аның халкын «алар баш игәнче кылыч белән ала»[14]. «Бөтен казан Җире» шурасында соңгы пункт килешмәү һәм бәхәсләр китереп чыгара, ләкин 14нче августта корылтай солыхны патша шартларында урнаштыруны хуплый. Казаннан, Казан һәм Тау ягыннан, елъязмага караганда, 60 мең әсир азат ителә[17].

1551нче елның көзендә Мәскәүгә Тау ягын кайтару яки күмәк идарә итүгә ирешергә теләүче Казан илчелеге килә. Шулай ук алар Явыз Иваннан солых килешүен үтәүне таләп итәләр. Патша тау ягын кайтарудан баш тарта, ә килешүнең үз ягын барлык насара әсирләр азат ителмичә үтәүдән баш тарта (ул әле барысы да азат ителмәгән, дип исәпли). Нәтиҗәдә илчеләрнең үзләрен әсирлеккә алалар[18].

«Казан патшасы» Шаһгалинең хәле тотрыксыз була. Казанлылар тарафыннан берничә тапкыр куылганнан соң, ул дошманнарына карата берничә тапкыр көч кулланып, урынын ныгытырга тели[18], ләкин бу булышмый. Ел азагында Шаһгали Явыз Иваннан Казаннан качарга рөхсәт сорый,[19], ләкин максатына ирешми һәм хөкемнәр дәвам итә. 1552нче елның гыйнварында казанлыларның яңа илчелеге Явыз Иваннан шәһәрдә хан урынына патша воеводасын куярга сорый, ләкин җавап алмый.

Мартта Шаһгали Казаннан китә, ханлык халкы воеводаны кабул итә. Ләкин соңгы мизгелдә, әзерләнеп килүче һөҗүм турындагы имеш-мимешләргә ышанып (Никон елъязмасы һөҗүм әзерләнмәгән дип хәбәр итә), казанлылар капкаларны ябып куялар. Җавап итеп руслар воеводаны кабул итәргә тәкъдим иткән һәм шәһәрдә бикләнергә теләмичә аның ягында калган аксөяк казанлыларны әсирлеккә алалар.[20]. Чагыштырмача тыныч кушылу проекты җимерелә, Казанга яңа яу әзерләнә башлый. Казанлылар тәхеткә нугай шахзадәсе Ядегәр-Мөхәммәдне чакыралар. Ул зур булмаган отряды белән блокада эчендә калган Казанга бәреп керә.[16].

Рус гаскәрләре чыгышы

Thumb
«Күк патшасының фатихалы сугышы» иконасы — рус сугышчыларының яулап алынган Казаннан Күк Иерусалимына (Мәскәүгә) юл тотуы

Элекке камаулардан аермалы буларак, алдагы камауга рус гаскәрләре эзлекле рәвештә, хәтта шәһәр диварлары астында кышларга җыенып хәзерләнәләр. Гаскәрләр сугышка яздан әзерләнәләр, ә Александр Горбатый җитәкчелегендәге алдынгы отрядлар Зөя утравында урнашалар. 1552нче елның 16 июнендә зур караулардан соң патша гаскәрләре Мәскәүдән Коломнага чыгалар. Рус гаскәрләренә алга барырга комачаулау максаты белән, янычарлар һәм артиллерия белән җиһазланган кырым отрядлары, көтмәгәндә Тула астындагы рус биләмәләренә һөҗүм итәләр. Аларның атакасы кире чагылдырыла, тиздән кырымлыларның арьергардлары руслар тарафыннан Шиворонь елгасында юкка чыгарыла. Кырымлыларның уңышсызлыгы беренче чиратта Дәүләт Гәрәй хан рус гаскәрләре инде Казан астында дип уйлаганнан килеп чыга. Ул зур гаскәр белән очрашырга әзер булмый. Руслар Казанга берничә отряд белән баралар. Патша үзе эре гаскәр башында Коломнадан Владимирга чыга. Владимирдан гаскәр Муром шәһәренә килә, анда аның белән Шаһгали җитәкчелегендәге Касыймнан чыккан татар отрядлары кушыла. Шаһгали белән килгән татар гаскәрләре саны, башка чыганакларда расланмаган «Казан тарихы» китабы авторы сүзләренчә, якынча 30 мең кеше тәшкил итә. Алар арасында 2 Әстерхан ханлыгы ханзадәсе дә була.

Рус гаскәрләре Зөягә кадәрге юлны биш атнада узалар. Күп сугышчылар чиста су җитмәүдән һәм гадәттән тыш эсселектән вафат булалар. Зөядә патша гаскәрләре, башка отрядларны көтеп, бер атна уздыралар. Патшадан алда Зөягә «көймәле» чирү килә, ул көймәләрдә Идел буйлап хәрәкәт итә.

Казан астында сугыш

15нче августта рус гаскәрләре патша әмере белән моның өчен махсус әзерләнгән сугыш судноларында Идел аша болын ягына чыгалар. Рус гаскәрләренең хәрәкәте турында ишеткән Казан ханы Ядегәр Мөхәммәд патша гаскәрләренә 10 мең Казан сугышчысын җитәкләп, каршы чыга. Ертауль һәм алдан баручы полк канкойгыч көрәштә аларны тар-мар итәләр. Моның аркасында рус гаскәрләре атна дәвамында Иделнең икенче ярына тоткарлыксыз чыгып йөри алалар.

16нче августта Явыз Иван ягына хезмәт итүгә җиде казак белән Казан морзасы Камай Хөсәенов күчә. Ул татар гаскәренең торышы турында мәгълүмат бирә.

17нче августта патша Идел аша чыгып, үз гаскәрен җитәкләп Арча кырында урнаша. Анда ул булачак камауны оештыру өчен гаскәрләрен бүлүне башкара.

Remove ads

Рус гаскәрләренең саны һәм составы

Камауда бик зур сандагы гаскәрләр һәм кораллар катнаша. Казан тарихы мәгълүматына караганда, рус гаскәрләре 150 мең кешедән торган һәм камап алынучыларга (60 мең кеше) караганда өстенлеккә ия булган. Рус дәүләтенең мобилизацион сәләтләре шундый күпсанлы гаскәрне чыгарырга ирек бирми, ә Казан шундый сандагы каршы торучы гаскәрне сыйдыра алмый. Зур булмаган урында күпсанлы тыныч халык та була. Чынлыкта ике яктан да камау катнашучылары күп тапкырга азрак була ала.

Руслар күпсанлы камау артиллериясенә ия була, дип хәбәр ителә. Ядрәчеләр һәм инженерларның гамәлләре Казанны алуда да, Явыз Иванның Ливония сугышы кебек башка яулары өчен дә зур роль уйный. Яңа лафетлар барлыкка китерү һәм манёврлыкны арттыру зур артиллерия поездлары төзергә мөмкинлек бирә һәм Иван IV Казанны камау өчен якынча 150 туп җыюга ирешә. Күп артиллеристлар Мәскәүнең туп сараенда әзерлек үтә, анда алар туп коючы осталарны күзәтә алалар. 1547нче елда артиллерия патша армиясенең бәйсез гаскәр төренә әйләнә, «наряд» атамасын ала.

Шул ук вакытта Казан тирәсендә траншлар һәм палисадлар төзү зур хезмәт таләп итә. Иван соңрак узган кампанияләрендә дә инженерларга таянуын дәвам итә. Мәсәлән, 1563нче елгы Полоцк камавында. Рус армиясе атлылар, укчылар, Шаһгалинең татар отрядлары, мордва һәм черкес сугышчылары һәм алманнар, итальяннар, поляклар кебек чит ил наёмникларыннан тора. Атлы гаскәр көчнең төп өлешен тәшкил итә. «Казан елъязмачысы» сүзләренчә, камауда ярты миллионлык рус гаскәре составында 10 мең мордва сугышчысы катнаша. Күп тикшеренүчеләр бу чыганакны ышанычлы дип санамый[21].

Камау барышы

Шәһәр 23нче августта әйләндереп алына, боҗраны ярарга тырышу нәтиҗә бирми. Ике Ногай капкасы каршында Шаһгали ханның уң гулы полкы урнаша, ике Әстерхан ханзадәсе идарә иткән алда баручы полк Алабуга һәм Кебек капкалары каршына баса.

Ертаул полкы — Морали капкасы, сул кул полкы — Су капкасы, сакчылар полкы — Патша капкасы каршына баса. Рус ратниклары шәһәр тирәли Туралар төзи башлыйлар. Туралар (камау манаралары) һәр шәһәр капкасы алдында төзелә. Алар итальян инженерлары җитәкчелегендә «чит ил гадәте буенча» өч «көрәш» белән төзелә. Төзелештә рус инженеры Иван Выродков та катнаша.

Thumb
1552нче елның 2нче октябрендә Казанны алу

Арча кырына патша гаскәрләре килеп күп тә үтми, урман ягыннан якынлашучы Казанлылар һәм кырда урнашкан руслар арасында яңа көрәш башлана. Казанлыларга каршы җибәрелгән воеводалар аларга каршы тора һәм чигенүче казанлылар артыннан барып, әсирләр ала.

Патша гаскәрләренең Казан янына килүенең икенче көнендә Иван IV әмере белән шәһәргә тынычлык тәкъдим итүче илчеләр делегациясе җибәрелә. Капитуляция очрагында халыкка яшәү, милекнең кагылгысызлыгы, ислам динен ирекле рәвештә тота алу һәм яшәү урынын ирекле рәвештә сайлау мөмкинлеге вәгъдә ителә. Патша Казан ханын үзенә хезмәткә керергә, вассалы булырга үгетли. Делегациянең таләпләре кире кагыла, илчеләр үзләре хурлык белән шәһәрдән куыла. Шуд ук вакытта камап алынучылар нугайлардан ярдәм сорыйлар. Ләкин Нугай Урдасы җитәкчеләре Мәскәү белән мөнәсәбәтне бозудан куркып, ярдәм күрсәтүдән баш тарталар.

26нчы августта казанлылар шәһәрдән чыгарга тырышып карыйлар, һәм бу уңыш китерми. Шәһәр диварлары астында көрәш башлана. Замандашлар бу көрәшне болай тасвирлый: «Туп тавышларыннан һәм чинау, тавыш, ике як кешеләренең дә кычкырышыннан һәм корал дөбердәвеннән бер-береңне ишетмәслек иде»[22].

Атаканы кайтарып, укчылар тураларны окоплар белән әйләндереп алалар һәм алар янына көчлерәк туплар урнаштыралар. Кайбер урыннарда туралар арасында Выродков төзегән палисадлар урнаша. 27нче августта Казанга артиллерия һөҗүме башлана. Казанлыларның андый көчле артиллерияләре булмый һәм шәһәр коралы югалтулар кичерә. 4нче сентябрьдә руслар Морали капкасы астындагы су чыганагы астындагы казып керүне шартлаталар. Операциянең уңышына карамастан, алар максатларына ирешә алмыйлар, чөнки Казан эчендә шәһәр халкы чиста су ала алырдай күпсанлы сулыклар урнашкан була. Шулай да, мөһим су чыганагыннан мәхрүм ителгән шәһәрдә авырулар башлана.

6 сентябрьдә рус гаскәрләре Александр Горбатый җитәкчелегендә Арчага яу ясыйлар. Бу чирмешләрнең еш булып торучы, камаучыларга зур комачаулык китерүче яулары аркасында килеп чыга. Патша гаскәренең зур өлеше җәяүле укчылардан һәм темник мордвасыннан тора. Арча алына, патна гаскәрләре күпсанлы әсирләр һәм мал алып, бөтен Арча ягында контроль урнаштыралар.

Моның белән бер үк вакытта көчле яңгырлар һәм давыллар сәбәпле, ризык төялгән күпсанлы суднолар бата, шунлыктан рус гаскәрләре азык-төлек запасларының зур өлешеннән мәхрүм була.

Камау барышында рус гаскәрләре шәһәр диварлары астына миналы галереяләр ясау тактикасын кулланалар. «Тыныч сапа» корылмасы белән көнбатыш осталары идарә итә (төрле чыганакларда аларны фрязиннар, алманнар, литвиннар дип атыйлар). Миналы казып керүләрне инглиз инженеры Бутлер[23] һәм литвин Размысл (чын исеме Эразм[24]) җитәкләгән, дигән риваять бар.

Рус гаскәрләре хәлиткеч штурмга әзерләнәләр. 30нчы сентябрьгә туралар шәһәрнең барлык диварларына диярлек якын китерелә. Дивар белән туралар арасында чокыр гына кала. Күп урыннарда чокыр җир һәм урман белән күмелгән була. Руслар алар аша күперләр сала, яңа казып керүләр ясала.

Шуңа карамастан, камап алынучылар да чаралар күрәләр. Алар берничә тапкыр тураларга һөҗүм итәләр. Шундый һөҗүмнәрнең берсендә тураның сакчыларын качарга мәҗбүр итәләр. Збойлов капкасы янында узган киләсе һөҗүмнең уңышы азрак була. Соңгы һөҗүм иң масштаблысы була, ләкин зур нәтиҗә китерми.

30нчы сентябрьдә дивар астына казып керү урыны шартлатыла, дивар ишелә. Шәһәр дивары, капкалары, күперләренә ут каба. Ләкин шәһәр халкы каршы тора. Зур югалтулар исәбенә камалучылар манарада, диварларда һәм Арча капкасы янына берегәләр. Киләсе ике көн дәвамында Михаил Воротынский һәм Алексей Басманов җитәкчелегендә рус гаскәрләре казанлыларны көтә һәм калканнар белән ышыклана.

1нче октябрьдә шәһәрне саклаучыларга коралларын төшерергә тагын бер тәкъдим бирелә, саклаучылар баш тарта.

Thumb
XVI гасыр рус камау коралы

Яңа казып керү һәм һөҗүм 2нче октябрьдә була.[25]. Озак вакыт камалыш һәм камап алынучыларның көче аркасында әлсерәгән күп рус сугышчылары көрәшкә зур теләк белдермичә баралар, моның хакында үзенең «Бөек Мәскәү кенәзе тарихы» әсәрендә Андрей Курбский яза. Ләкин шәһәр эченә кереп, көчле көрәшләр башлангач, күп яралылар да ыргыла:

…ятучылар да, яралылар, сикереп басалар һәм үлеп баручылар уяналар. Һәм бөтен илләрдән, станнардан, ботка пешерүчеләр дә, ат караучылар да, сату-алуга килгәннәр дә, барысы шәһәргә йөгерә, сугыш эше өчен түгел, отыш өчен…

Андрей Курбский, «Бөек Мәскәү кенәзе тарихы», 27 бит.[25]

саклаучылар моннан файдаланырга ашыгалар, аларны урлауга бүленмәгән, ләкин инде туктаусыз көрәшеп арыганнар арасыннан кысрыклап чыгаралар. Бу караклар арасында ыгы-зыгы китереп чыгара:

Бу караклар безнекеләр артта калганны күрүләре булды, кача башладылар, күбесе капкага эләкмәде, күбесе урланган әйберләре белән дивар аша да чыкты-керде, ә берәүләре «яралар! яралар!» дип акыра бирде

Андрей Курбский, «Бөек Мәскәү кенәзе тарихы», 28 бит.[25]

Рус җитәкчелеге ыгы-зыгы куптаручыларны һәм каракларны үтерергә әмер бирә — «күбесен үтерәләр аларның, һәм хәзинәләргә егылмыйлар, үзләренекенә дә булышалар»[25]. Бу чара каушауны туктатырга ярдәм итә һәм руслар тиздән кабат һөҗүмгә күчә.

Шәһәр эчендәге төп көрәш хан сарае мәчете янында була. Мәчетне саклау белән шул сугышта үз укучылары белән бергә көрәшкән һәм һәлак булган Кол Шәриф җитәкчелек итә. Ирләрне үтерәләр, хатын-кызларны һәм балаларны рус сугышчыларына тараталар. Җитәкчелек, гаскәр, барлык хөкүмәт бүлекчәләре тар-мар ителә.[26]

Ядегәр хан әсирлеккә алына һәм чукындырыла, аның әсирлеккә эләккән сугышчылары үлем җәзасына дучар ителә, ә рус хакимиятенә лояль казанлыларның бер өлешен шәһәр диварлары тышына, Кабан күле янына күчерәләр, алар Иске татар бистәсенә нигез салалар[27].

Remove ads

Казанны алу сәнгатьтә, әдәбиятта һәм мәдәнияттә

  • Ркаил Зәйдулланың «Ак япанчалы карт»[28], «Шаһгали» хикәяләре.
  • «Сөенбикә бәете» — халык авыз иҗаты әсәре.
  • «Саманька» мордва халкы җыры[29].
  • «Казан бәете» — XVI гасыр татарларының халык авыз иҗаты әсәре[30].
  • Карл Богданович Вениг (1830—1908) «Казанны яулап алу» картинасы
  • Казанны алу хөрмәтенә Иван IV чорында Мәскәүдә Василий Блаженный храмы, Казанның үзендә гыйбадәтханәләр төзелә.
  • Россиядәге беренче эпик поэма — Херасков М. М.ның[ru] «Россиада[ru]сы» Казанны алуга багышланган.
  • Вафат сугышчыларның уртак каберләренә XIX гасыр башында һәйкәл куелган.[31]
  • «Казанны алу» — рус тарихи җырларының берсе[32].
  • Рәссамнарның картиналары: Григорий Угрюмов[ru], Алексей Кившенко[ru], Петр Шамшин[ru], Фиринат Халиков.
  • «Как во городе было во Казани». М. Мусоргскийның «Борис Годунов[ru]» операсыннан Варлаам җыры.
  • Хәтер көне (Татарстан)
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads