Кыяс (Удмуртия)

авыл, Кыяс районы үзәге (Удмуртия, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Кыяс (Удмуртия)map
Remove ads

Кыяс (удм. Кияса, рус. Киясово) ― авыл, Удмуртиянең Кыяс районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Кыяс авыл җирлегенең административ үзәге.[3] Халык саны ― 3187 (2021).[4]

Кыска фактлар Кыяс, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

Этимология

Авыл атамасы бу җирләргә беренче күченеп килгән кеше ― Кыяс (гарәп. قياسфикһта: аналогия буенча фикер йөртү) исеменнән алынган.

География

Урнашуы

Авыл Удмуртия республикасының көньяк өлешендә, Сарапул калкулыгы чикләрендә [5], ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында [5], республика башкаласы Ижаудан көньякка 65 км ераклыкта, Шехостанка елгасына коючы Кыяс (Киясовка) елгасы ярында урнашкан. Абсолют биеклек ― диңгез өслегеннән 108 метр.[6].

Транспорт

Республика башкаласы Ижау һәм Сарапул шәһәрләренә кадәр рейс автобуслары йөри.

Авылга иң якын Кечёво(рус.) авылындагы тимер юл станциясе Кыястан 23 км ераклыкта, Транссебер магистраленең көньяк линиясендәге КазанЕкатеринбург тимер юлында урнашкан.

Remove ads

Климат

Климат уртача континенталь, озын салкын, аз карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Уртача еллык һава температурасы - 2,3 °с. иң җылы айның уртача һава температурасы (июль) — 18,9 °C (абсолют максимум-38 °C); иң салкын (гыйнвар) -14,3 °C (абсолют минимум -48 °C). Актив вегетация чоры 130-135 көн дәвам итә. Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 500-600 мм тәшкил итә, шуларның 371 мм апрельдән октябрьгә кадәр туры килә. Кар капламы 160-165 көн дәвам итә.[5]

Сәгать поясы

Кыяс авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих

Авылга 1710 елда нигез салынган. 1859 елда уздырылган унынчы ревизия мәгълүматлары буенча, Кыяс авылында 72 хуҗалыкта 581 кеше яшәве, 6 тегермән эшләве теркәлгән.[7]

Революциягә кадәр Нократ губернасының Сарапул өязе составына керә.

1926 елдан Кыяс ― район үзәге. Кыяс районы 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердловск өлкәсе) составында барыкка килгән. 1932 елда Сарапул районы составына кергән. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килеп, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарына бирелгән. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелгән.[8]

2021 елдан – Кыяс районы муниципаль округы административ үзәге.[9]

Remove ads

Халык саны

Авылда руслар, удмуртлар, татарлар яши.

Подробнее Халык саны ...

Икътисад

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

  • «Аквааргентум» ААҖ
  • «Адмирал» ААҖ
  • «Оптовик» ААҖ
  • «Глория»ААҖ
  • «Время+»ААҖ

Дин

Thumb
Архангел Михаил чиркәве
Православие
  • Архангел Михаил чиркәве [13][14]

Шәхесләр

  • Владислав Ившин (1961), хирург; медицина фәннәре докторы, Тула дәүләт университеты профессоры.
  • Афанасий Коробейников (1898―1972), Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
  • Наталья Косолапова (2000), «Торпедо» хатын-кызлар футбол клубы (Ижау) спортчысы.
  • Пётр Кривоногов (1910―1967), рәссам-баталист, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1955), Сталин премиясе лауреаты (1947).
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads