Мунчәли
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мунчәли — Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы татар авылы.
Авыл атамасы тарихи чыганакларда искә алына. Буа өязендәге Мунчали Казан ханлыгы чоры авыл атамаларын санаган исемлектә бар. Сембер губернасының авыл атамаларын, җирле топонимнарын туплаган хезмәттә (1859) Буа өязендәге Мунчали лашманчылар яши торган, Буадан Алатыр шәһәренә бара торган коммерция юлы урнашкан, Кече Бизнә елгасының сул ярында нигезләнгән авыл дип күрсәтелә. Авылда ике мәчет булуы да билгеләнгән. Шул ук губернаның Кормыш өязендә Иске Мунчали һәм Яңа Мунчали авыллары бар. Аларда «удельный» крестьяннар һәм лашманчылар яшәгән. Иске Мунчалидә — 1, Яңа Мунчалидә 4 мәчет эшләгән. Мунчали авылы өлкәннәре сәфәр дәфтәремә түбәндәге мәгълүматларны яздырганнар: «...Бабаларыбыз Мәскәү юлы өстендәге Сергач якларыннан күчеп килгән. Беренче килеп утырган урыннары Шыланка янында булган. Аннан хәзерге урын-нарына күченгәннәр. Авыл оешуга 350 еллар чамасы бар». Авылдагы кайбер нәселләр Сембер якларындагы Муклауштан күчеп килгән.[3]
Remove ads
Авылда туган танылган шәхесләр
- Нурулла Фазлаев, Советлар Берлеге Каһарманы.
Мунчали авылыннан зыялы шәхесләр байтак чыккан.
- Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022),
- Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Сәйфихан Нәфиев (1941—2004) Мунчали авылында туып үскәннәр.
- Рәмис Аймәт, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Remove ads
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.[5]
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads