Роза Туфитуллова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова (1945 елның 17 октябре, Яңа Үзи, Аксубай районы, ТАССР,
РСФСР,
ССРБ) — татар журналисты, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклесе. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе (2005), Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (2023).
Remove ads
Тормыш юлы
Роза Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Гаиләдә алты бала булалар, Роза иң олысы булганга, балаларны тәрбияләү аның җилкәсендә була[2]. Яшьтән үк тырыш, зирәк һәм акыллы булуы ярдәм иткәндер, кыз урта мәктәпне алтын медальга, ә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.
1969 елдан - Казан телевидение студиясенең балалар тапшырулары редакторы.
1973 елдан "Яшь ленинчы" республика балалар газетасында эшли, 1977-1986 елларда әдәби хезмәткәр, өлкән корреспондент, баш мөхәррир вазыйфасын башкара.
1986-1988 - "Ялкын" Республика балалар журналы баш мөхәррире.
1988 елда исә хатын-кызлар өчен «Азат Хатын» Республика иҗтимагый – сәяси һәм сәнгать журналының баш мөхәррире (1991 елдан - «Сөембикә» журналы).
1992-2002 - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, "Ак калфак" татар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
1999-2004 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары.
Беренче чакырылыш РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2006-2008), Иҗтимагый палатаның мәдәни һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе (1993 елдан башлап) һәм Россиядә ир-атларның һәм хатын-кызларның тигез хокукларын һәм тигез мөмкинлекләрен тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы рәисе каршындагы Иҗтимагый комиссия составына керә.
Борынгы татар чигүләрен җыю белән шөгыльләнә.
Remove ads
Гаиләсе
Кияүдә, улы һәм кызы бар.
Бүләкләре
- Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984);
- Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (1999 елдан);
- "Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә" (2003) медале;
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" (2005) медале;
- Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" (2005) медале.
- 2023 ― Гаяз Исхакый исемендәге премия ― рус, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән «Язмыш җиле» романы (Өммегөлсем Камалова-Акчурина тормышы нигезендә) һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен[3]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads