Сарман аграр көллияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сарман аграр көллияте (рус. Сармановский аграрный колледж) — Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.


Remove ads
Тарих
1975 елның 1 сентябрендә Сарман урта мәктәбенең иске бинасында 25нче санлы Сарман һөнәри-техник училищесы (СПТУ-25) ачыла. Беренче директоры — Марс Солтан улы Шәйхразыев. Укуханә Татарстан АССРның Сарман һәм якын-тирә районнары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинистлары әзерли башлый. Беренче уку елында 4 төркем (~100 укучы) туплана. Алдагы елларда халык хуҗалыгы өчен кирәкле яңа белгечлекләргә өйрәтүче төркемнәр ачыла: штукатур-буяучылар (1978), машина йөртүче-электриклар (1984), аш-су остасы-машина йөртүчеләр (1986), бухгалтерлар (1987), мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбиячеләр (1991), автомеханиклар (1997), ветеринарлар (1998).
1983 елда Җәлил эшчеләр бистәсендә (423448 ТР Сарман районы, Җәлил штб, Әхмәдиев урамы, 35нче йорт) укуханәнең филиалы ачыла.
1983 елда укуханәнең 350 урынга исәпләнгән 5 катлы тулай торагы төзелеп бетә.
1984-2009 елларда 91нче санлы һөнәри укуханә (ПУ-91).
2009 елдан аграр көллият.
2015 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен югары әзерлекле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге[1][2].
2015 елда 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее (2013-2015 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы) Сарман аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы (423970 ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, Яшьләр урамы, 15нче йорт) итеп үзгәртелә. ТР МКның 2018 елның 29 октябрендәге № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла[3].
Remove ads
Белгечлекләр
2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[4] буенча 190 студент кабул ителә.
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик)
- Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
- Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
Мөслим филиалында (2015-2019)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)[5]
Remove ads
Шәхесләр
Директорлар
Укытучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Сарман аграр көллияте укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Сарман аграр көллиятен тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

