Сөнгәләй
Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сөнгәләй (рус. Сенгилей) — Сембер өлкәсендә шәһәр, Сөнгәләй районының административ үзәге.
Халык саны — 6 959 кеше (2010).
Remove ads
География
Шәһәр Иделнең уң ярында, Ульновсктан 72 километрга көньякка таба урнаша. Иң якын тимер юл станциясе — Красный Гуляй (45 км).
Исем чыганагы
Шәһәр үз исемне Сөнгәләйка елгадан алган, ә ул үз исемен эрзә сянг — «кушылдык» һәм лей — «су» сүзләреннән алган.
Тарих
Сөнгәләй 1666 елда нигезләнә.
1780 елдан — Сембер калгайлыгы (1796 елдан — Сембер губернасы) Сөнгәләй өязенең үзәге.
1856 елда Сөнгәләйдә 1 чиркәү, 708 йорт һәм 32 лавка (кибет) булган.
1907 елда шәһәрдә зур булмаган җылылык электростанциясе, ә 1914 елда — цемент заводы төзелә.
1925 елда Сөнгәләй салага үзгәртеп корыла. 1936 елдан — эшчеләр посёлогы, 1943 елдан — яңадан шәһәр.
Халык
1897[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|
5 734 | 10 677 | 9 807 | 10 817 | 10 366 | 8 396 | 6 959 |
Икътисад
- Цемент заводы;
- яшелчә-консерв заводы;
- мебель комбинаты;
- Ульяновск радиолампа заводының филиалы;
- «Энергосервис» берләшмәсе;
- май җитештерү заводы;
- тегермән комбинаты.
Мәдәният һәм мәгариф
Шәһәрдә 2 мәктәп, педагогоия колледжы, технологик техникумы һәм өлкәне өйрәнү музее бар.
Шәхесләр
- Валентин Жегалов (1934), математик, КФУ профессоры.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads