Талбазы (Авыргазы районы)

авыл, Авыргазы районы үзәге (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Талбазы (Авыргазы районы)map
Remove ads

Толбазы[11] яки Талбазы[12] (баш. Талбазы, рус. Толбазы́) — авыл, Башкортстанның Авыргазы районы административ үзәге, шулай ук Талбазы авыл советы үзәге. Райондагы иң зур татар авылы.[12]

Кыска фактлар Талбазы, Нигезләнү датасы ...

[1]

Remove ads

География

Авыл республика башкаласы Уфадан көньякка таба 78 км һәм Стәрлетамактан төньякка таба 35 км, Ак Күл тимер юл станциясеннән көнбатышка таба 30 км ераклыкта урнашкан. Авылның мәйданы: 1221,097 га.

Авылның рельефы дулкынлы-сөзәк битләүле; түбәнлектә буалар һәм күлләр урнашкан. Авыл территориясендә табигый күлләр бар: Өченче (Эчкәрекүл), Икенче (Авылкүл), Беренче (Аргыкүл), Урал һәм башкалар. Су үткәргеч уздырганчы, күлләр суы халык өчен эчә торган суның төп чыганаклары булып торган. Күлләрдә табан балыгы, сазан, корбан балыгы, ротан һәм башка балык төрләре бар.

Remove ads

Тарих

Талбазы авылы 1747 елдан билгеле. Авылны асабалардан арендага алган җирдә типтәрләр һәм мишәрләр нигезли. Аларга Түбән Новгород губернасының Зур Кызыл Яр (Краснай) авылыннан күчеп килгән йомышлы татарлар кушыла.

1865 елга кадәр авыл Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязенә керә. 1865 елда губерна икегә бүленгәч, Толбазы Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә карый башлый.

1930 елдан авыл Яңа Карамалы районына керә.

1940 елда район исеме Авыргазы итеп үзгәртелә, ә Толбазы аның административ үзәге итеп билгеләнә.

Remove ads

Халкы

Подробнее Халык саны ...

2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча, авылда 10 114 кеше яшәве мәгълүм[16].

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, күпчелек милләтләр: татарлар (62,1 %), чуашлар (15,2 %), башкортлар (10,2 %)[17].

Икътисад

Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче тармаклар урнашкан.

Транспорт

Авыл аша Р-240 Уфа ― Ырынбур федераль юлы уза.

Якындагы Ак Күл тимер юл станциясе 27 км ераклыкта урнашкан.

Социаль өлкә

Авылда, нигездә, бер катлы агач һәм кирпеч йортлар торгызылган, шулай ук ике һәм өч катлы йортлар бар. Авыл көньяк-көнбатыш, төньяк, көнчыгыш микрорайоннарга, шулай ук Софиполь микрорайонына бүленгән. Иң озын урам — бөтен авыл буйлап төньяктан көньякка сузылган Ленин урамы.

Мәгариф һәм мәдәният

Ике урта мәктәп, лицей һәм башкорт гимназиясе, Б. Гайсин исемендәге Балалар музыка мәктәбе, биш балалар бакчасы, район хастаханәсе, район мәдәният сарае, үзәк район китапханәсе филиалы, туган якны өйрәнү музее эшли.

Истәлекле урыннар

  • Тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәл[18]

Радио

  • 65,96 МГц — Радио России;
  • 101,4 МГц — Авторадио (Стәрлетамак);
  • 101,9 МГц — Спутник FM (Стәрлетамак);
  • 103,8 МГц — Юлдаш радиосы (Стәрлетамак);
  • 104,3 МГц — Русское радио (Стәрлетамак);
  • 104,8 МГц —Ретро FM (Стәрлетамак);
  • 106,7 МГц —Радио Маяк (Стәрлетамак).

Шәхесләр

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads