Туганайлар (газета)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Туганайлар» (рус. Родные мои) — 2002 елның октябрь аеннан Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә (шәһәр газетасы, 2014 елдан Казанда республика газетасы буларак) татар телендә чыгучы газета, мәдәни-агарту керәшен гәҗите. 2008 елның гыйнварыннан «Татмедиа» АҖ филиалы. Айга ике тапкыр, 8-12 битле булып, төсле итеп басыла. 2010 елның июленнән «Этнографическая мозаика» исемле русча кушымтасы чыга.
Remove ads
Тарих
1918 елның гыйнварыннан июльгә кадәр Казанда татар телендә Керәшен халкының үзәк комитеты органы булган «Керәшен газеты» исемле газета чыгып килә.
1993 елның февраленнән Чаллыда татар телендә айга 2 тапкыр «Керәшен сүзе» газетасы чыгарыла. Оештыручылары — Н.П. Антонов, Н.К. Колчерин, беренче баш мөхәррире — Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) (1938-1997)[1], 2018 елга кадәр — Людмила Белоусова, 2018 елдан — Юлия Губина[2].
2002 елның 5 октябрендә Яр Чаллы шәһәре администрациясе ярдәме белән Чаллыда керәшеннәр өчен «Туганайлар» шәһәр газетасы чыга башлый. Газетаның беренче мөхәррире — Зинаида Петр кызы Мөхлисова. Газетада Татарстанда һәм Россиядә яшәүче керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тормышы яктыртыла, шулай ук керәшеннәр арасыннан чыккан билгеле шәхесләр (шул исәптән православие дине әһелләре), язучылар, артистлар, үзешчән сәнгать коллективлары һ. б. турында языла.
2007 елның гыйнварыннан газетаның оештыручысы «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммунакацияләр агентлыгы, газета республикакүләм газета статусын ала. 2008 елның гыйнварыннан «Татмедиа» АҖ филиалы.
2010 елның июленнән «Этнографическая мозаика» исемле русча кушымтасы чыга.
2014 елдан газета Казанда чыга, Яр Чаллыда корресспондент пункты гына (Яр Чаллы, Яшь Ленинчылар бульвары, 9нчы йорт (27/19)) калдырыла.
Һәр айның икенче һәм дүртенче атнасының пәнҗешәмбе көннәрендә Чаллының «Глагол» ААҖ (Чаллы, Әлмәт тракты, 10/3) басмаханәсендә басылган. Хәзер газета Казанда, «Татмедиа» АҖ филиалы ― «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басыла.
Remove ads
Таралу
Татарстанның 25 районында, шәһәрләрдә, Мәскәү, Чиләбе өлкәләрендә, Башкортстан, Удмуртия республикаларында таралып килә. Чит төбәкләрдә абүнәчеләр аз булу сәбәпле, мөхәрририят 2017 елның икенче яртыеллыгыннан газетаны Россия каталогына кертүдән баш тарта. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә электрон подписка тәкъдим ителә.
Газетаның индексы:П2351, П8302.
Рубрикалар
|
|
|
Бүләкләре
- 2005 Республика журналистларының «Бәллүр каләм-2005» бәйгесе — Диплом («Туган тел» номинациясендә).
- 2007 «Бәллүр каләм-2007» республикакүләм журналистлар бәйгесе — Бәллүр каләм.
- 2007 Бөтенрусия журналистлар фестивале (Дагомыс) — махсус диплом (За сохранение и развитие традиций малого народа — кряшен).
- 2015 VIII Бөтенрусия «Многоликая Россия 2015» ачык журналистлар (республика) конкурсы — Диплом («Серия работ, посвященных теме гармонизаций межнациональных отношений в специализированных СМИ» номинациясендә[3].
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads