From Wikipedia, the free encyclopedia
Албаннар (үзатамалары shqiptar, шчиптар — алб. Shqip («аңлаешлы сөйләшү») сүзеннән) — Аурупада яшәүче халык, Албаниянең төп халкы. Шулай ук элекке Югославиядә (Косовода, Сербиядә, Каратауда, Македониядә), Греция, Италия, АКШ, Төркия, Болгария, Румыния, Украинада (Әдис өлкәсе) һ.б. илләрдә яши. Мөстәкыйль албан телендә сөйләшәләр. Грециядә грек, Италиядә итальян телләре кулланыла. Дингә ышанучыларның күпчелеге (~70%) ислам динен тота (сөнниләр һәм шигыйларның бекташилар суфи сектасы). Албаниянең көньягында православныйлар, төньягында католиклар да бар.
Албаннар | |
Үз аталышы |
shqiptar, шчиптар |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине |
ислам (сөнниләр, бекташилар); православие; католиклар |
Этник төркемнәре |
арнаутлар |
Албаннар Викиҗыентыкта |
Албан халкын формалаштыруда палеобалкан кабиләләре (дарданнар, иллириялеләр, фракиялеләр) катнашкан. «Албан» исемен II гасырда Птолемей куллана. XI гасырда «албан» сүзе гомуми таралыш ала. Хәзерге үзатамалары (shqiptar, шчиптар) XVII- XVIII гасырларда ныгый. Шул ук чорда албаннарның күпчелеге ислам диненә күчә.
XVIII гасырның II яртысында — XIX гасыр башында албаннарның ике төп төркеме аерыла: тоскалар (көньякта Тоскэрия өлкәсе) һәм гегалар (төньякта Гегэрия өлкәсе).
Төп эш төрләре — түбәнлекләрдә җир эшкәртү, тауларда — малларны көтүдә йөртеп, үрчетү.
Гадәттә, йортлары (XX гасыр башына кадәр) — түбәнлекләрдә: таш һәм балчык кулланып салынган бер катлы йорт, тауларда: йорт-манара (кула), беренче катында мал тота торган ике катлы йорт.
Агачны кырып орнамент ясау, тимер чүкеп, нәфис бизәкләр ясау (бигрәк тә Элбасан шәһәрендә), җепкыр (Шкодер, Тирана шәһәрләрендә), келәм тукучылык таралган.
Албан ир-атлары кыска жилет (үзатамасы елек), берничә кат итеп уралган киң кушак (брэз, билбау), ак киез башлык (челеше) кия; төньякта кырыйдан кара тасма (тирчи) тотылган, ботка сыланып торучы ак постау чалбар кисәләр, көньякта итәк-фустанелла кияләр.
Албан хатын-кызлары алъяпкыч (пэрпаримэ), чәчәкле калын баш яулыгы кия, төньякта калын мамык тукымадан тегелгән итәк (җублета), корсаж, җиңсәләр кисәләр, көньякта озын итәкле күлмәк (кэмиша), төсле аппликация белән бизәлгән озын итәкле камзул кияләр.
Кара-ак-кызыл төсләр гаммасына өстенлек бирелә. Чигү, чуклар белән бизәү таралган, көмеш бизәнү әйберләре таралыш алган.
Албаниянең төньяк өлкәләрендә парлы ир-атлар һәм парлы хатын-кызлар биюләре таралган булса, көньякта кояшка каршы хәрәкәтләнеп хоровод ясау таралган. Төньякта диатоник көйләр белән беррәттән озын орнаментик көйләр очраса, көнякта пентатоникага нигезләнгән көйләргә өстенлек бирелә.
Төньяк албаннарда ляхута исемле уен коралы озатуында ялгыз ир-ат җыры таралган, көньяк албаннарда башлап җырлаучысы (исиойя, солист) булган ансамбльләрне очратырга була.
Тау албаннарының биюләре һәм көнкүреш җырлары үзгәрешсез сакланган. Милләт каһарманы Скандербек, госманыларга каршы көрәш турында сөйләүче баһадирлар эпосы бар.
XX гасырның II яртысында, бигрәк тә илнең үзәк районнарында, өч тавышка (ир-ат) җырлау тарала.
Бер кыллы сызгычлы ляхута, кыска һәм озын муенлы чифтелиа лютнясы, бакламайя лютнясы, фюэла флейтасы, тынлы зумаря уен коралы, тулубас, бубен бәрмә уен кораллары кулланыла. Эскрипкә, кларнет ансамбльләрдә кулланыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.