From Wikipedia, the free encyclopedia
Фахишәлек — түләүле сексуаль хезмәт күрсәтү[1], яки башка бер кешегә җенси хезмәтләрне акча каршылыгына күрсәтү һөнәре яки аерым бер акты. Җенси хезмәте өчен акча алучыга фахишә диләр.
"Фахишәлек - ир кеше тарафыннан үз җенси теләкләрен канәгәтьләндерү өчен хатын-кыз тәнен куллану. Фахишә тарафыннан ни зәвык алу, ни сексуаль теләк юк. Ягъни, фахишәлек - ике тарафның теләкләренә нигезләнеп, тәннәрен икесе өчен дә зәвык китерүче канәгәтьлелек өчен куллану түгел, әмма акча каршылыгына ир кеше тарафыннан хатын-кыз тәнен бер яклы куллануы очрагы".[2]. Карол Патеман (en)[3]
Фахишәлек | |
Обрабатывается, смягчается или управляется | сексуальная объективация[d], сексизм[d], пидафилия[d], закон спроса и предложения[d], инцелы[d] һәм Шведская модель борьбы с проституцией[d] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | сексуальное рабство[d] |
Фахишәлек Викиҗыентыкта |
Төрле илләр фахишәлеккә төрлечә карый. Кайбер илләрдә фахишәлек легаль, ягъни канунлы, керем чыганагы булса, икенчеләрендә бу - канун бозу дип санала. Әмма балалар фахишәлегенә бар илләр дә тискәре карашта торалар.
Кайберәүләр фахишәлек хатын-кызларга карата дискриминация (профессиональ үсеш мөмкинлекләренең чиклелеге, ярлылык) һәм сексуальлеккә патриархаль карашлар (хатын-кыз теләмәгән җенси якынлык кабул ителгәнлеге, ир кешеләрнең теләкләре ничек тә булса канәгәтьләнергә тиешлеге, хатын-кызлар ирләргә сексуаль хезмәт күрсәтү өчен булулары) аркасында урын алган хатын-кызларны эксплуатацияләү вәзгыяте дип алга сөрә. Фахишәнең сексуаль хезмәт күрсәтергә килешүе турыдан-туры (сутенерлар) һәм турыдан-туры булмаган (иҗтимагый шартлар) көчләнү белән дип аңлатылганын белдерәләр.[4][5][6][7][8][9] Европа хатын-кызлары лоббисе (en) фахишәлекне "ир кешеләр кыла торган җинаятьләрнең кабул ителмәслек рәвеше" дип кынады.[10]
Фахишәлек кайбер илләрда рөхсәт ителә, әмма дәүләт тарафыннан төрле чаралар белән нык контрольдә тотыла. Бу илләргә Голландия, Швейцария, Австриянең зур өлеше, Австралиянең кайбер штатлары һ.б. керә.
Төркиядә фахишәләр теркәлү үтеп рәсми эшли алалар.
2000 елдан Нидерландларда фахишәлек рәсми легальләштерелә һам фахишәләр бар граждан хокукларына да ия була алалар. Нидерландларда фахишәлектән кергән табыш дәүләт бюджетының 5%ын алып тора.
2002 елдан Алманиядә фахишәлек белән Европа Берлеге илләре кешеләре генә шөгыльләнә ала.
Фахишәлек, шулай ук, Швейцариядә, Италияда, Маҗарстандә, Яңа Зеландиядә, Австралиядә легаль.
Фахишәлеккә карашлар йомшару, шундый илләрдә секс-туризм таралуга китерә.
Секс-турларга аурупалылар вә американнар Азияга (Таиланд, Көньяк Корея, Филипин, Шри-Ланка), Латин Америкасына һәм Көнчыгыш Европага йөри.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.