From Wikipedia, the free encyclopedia
Әдилә Айда, Гадилә Садретдин кызы Максудова (Төркиядә: Adile Ayda, 1912 елның 7 марты, РИ, Санкт-Петербург — 1992 елның 5 октябре, Төркия, Истанбул) — язучы, тарихчы галим, Төркия Республикасының беренче хатын-кыз дипломаты.
Әдилә Айда | |
---|---|
Туган телдә исем | Гадилә Садретдин кызы Максудова |
Туган | 7 март 1912 РИ, Петербург |
Үлгән | 5 октябрь 1992 (80 яшь) Төркия, Истанбул |
Күмү урыны | Зинҗирликую зираты[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе Төркия |
Әлма-матер | Лицей Богоматери в Сионе[d] |
Һөнәре | тарихчы, язучы, дипломат |
Эш бирүче | Әнкара университеты[d] |
Балалар | кызлары Гөнүл, Гөлнур (Учок) |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | фәннәр докторы[d] |
1912 елның 7 мартында Санкт-Петербургда туган. Әтисе — РИ Дәүләт думасы депутаты (1925 елдан Мостафа Кемаль Ататөрекнең киңәшчесе) адвокат Садретдин Низаметдин улы Максудов (Төркиядә: Sadri Maksudi Arsal, Садри Максуди Арсал), әнисе — Ырынбур алтын приискылары хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән Камилә Шакир кызы Рәмиева. Сеңлесе — Наилә (Турһан). Октябрь инкыйлабыннан соң, гаиләсе белән Финляндиягә китә. Башлангыч белемне Берлинда һәм Парижда ала.
Истанбулда Нотр Дам Де Сион француз лицеен, Әнкара университетының юридик факультетын тәмамлый.
1932 елдан Төркиянең чит ил эшләре министрлыгында эшли башлый. 1934 елда хатын-кызларны чит илләрдәге вәкиллекләргә билгеләүне тыю турында (төр. Dış ülkelere tayin edilemezler) карар кабул ителгәч, отставкага китә. Әнкара консерваториясендә, халык мәгарифе көллиятендә, Әнкараның кызлар лицеенда француз теле укыта.
1941 елда Әнкара университетының тел һәм тарих-география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Шул ук елдан Әнкара университетының француз теле һәм әдәбияты бүлегендә ассистент, 1943 елдан доцент.
1942 елда инженер Рәшит Мазһар Айдага кияүгә чыга. 1957 елга кадәр Истанбул университетының[калыпны мәкаләдән алып куярга] әдәбият факультетында укыта.
1957 елда Төркиядә хатын-кызларны чит илләрдәге вәкиллекләргә билгеләүне тыю турындагы карарны юкка чыгаралар. Әдилә Айда Төркия чит ил эшләре министрлыгына үз вазифасына кире кайта.
1958 елда БМО Генераль Ассамблеясе делегаты.
1959 елдан Төркиянең Һаагадагы бөек илчелеге киңәшчесе.
1961 елдан Төркиянең Белградтагы бөек илчелеге киңәшчесе.
1963 елдан Төркиянең мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директорының ярдәмчесе.
1966 елда Италия ордены белән бүләкләнә.
1967 елдан Төркиянең Римдәге бөек илчелегендә илче вазифасында. Римдә вакытта этрускларның килеп чыгышын тикшереп, француз һәм төрек телләрендә фәнни хезмәтләр яза, этрускларның борынгы төркиләрдән килеп чыгуы идеясен исбатлый. «Этрусклар (турсакалар) төрки булган» (Etrüskler (Tursakalar) Türk idiler) китабын яза[1][2].
1971 елда Әнкарага министрлык киңәшчесе вазифасына кайта.
Язучылык эшен дәвам итә. Мәдәният һәм әдәбият темаларына язылган мәкаләләрен «Тәрҗеман», «Хисар» гәҗитләрендә бастыра. Әтисе Садри Максудиның тормышы һәм иҗаты турында китап яза[3]. Әсәрләре: «Yahya Kemal’in Fikir ve Şiir Dünyası» (Яхъя Кемальның фикер һәм шигырь дөньясы), «Böyle İdiler Yaşarken» (Исән чакта шундый иделәр), «Bir Demet Edebiyat» (Әдәби гөлләмә) һ. б.
1976—1980 елларда Төркия Республикасы сенаторы.
1992 елның 5 октябрендә Истанбулда вафат. Зинҗирликөй зиратында җирләнгән.
Беренче ире — табиб.
Икенче ире — АКШта белем алган инженер-механик Рәшит Мазһар Айда (төр. Reşid Mazhar Ayda) (1900–1986). 1942 елда өйләнешкәннәр. Кызлары Гөнүл Пултар, филология докторы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе; Гөлнур Учок, икътисадчы.
Кайбер әсәрләре |
---|
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.