РСФСР халык рәссамы From Wikipedia, the free encyclopedia
Алексей Краснов, Алексей Павел улы Краснов (рус. Краснов Алексей Павлович, 1923 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә өязе, Иске Тамбовка ― 1998 елның 12 сентябре, РФ, Тамбов) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссам, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1956). РСФСРның атказанган (1969) һәм халык (1987) рәссамы. Петр фәннәр һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Алексей Краснов | |
---|---|
Туган телдә исем | Алексей Павлович Краснов |
Туган | 18 гыйнвар 1923 СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә өязе, Иске Тамбовка |
Үлгән | 12 сентябрь 1998 (75 яшь) РФ, Тамбов |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре |
|
1923 елның 18 гыйнварында Минзәлә өязе (Татарстанның хәзерге Минзәлә районы) Иске Тамбовка авылында крестьян гаиләсендә туган[1]. Аның беренче укытучысы һәм остазы ― рәссам М. В. Балагушин. 1937 елда Ижевскида сәнгать училищесына укырга кергән, әмма бер елдан соң училище ябылган. Матди кыенлыклар аркасында Алексей, укуын тәмамлау өчен, Ижевскидан күченә алмый. Сугыш алдыннан һәм сугыш башында ул Ижевск корал заводында (хәзерге «Калашников»[d] компаниясе) сверловщик булып эшли.
1942 елның декабрендә үз теләге белән фронтка китә. 1944 елның маенда 1-нче Украин фронты составында Киев янында авыр яралана, аны сугыш инвалиды буларак демобилизациялиләр. I дәрәҗә «Ватан сугышы», «Кызыл Йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
1944 елның көзендә Пенза шәһәрендәге сәнгать училищесына[d] укырга керә, анда аңа рәссам И. С. Горюшкин-Сорокопудов[d] зур йогынты ясый. Соңрак Казан сәнгать училищесына күчә һәм аны 1948 елда тәмамлый. 1949―1955 елларда И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектра институтының (хәзерге Илья Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясе[d]) рәсем сәнгате факультетында укый (остазлары М. И. Авилов һәм Ю. М. Непринцев). Диплом картинасы ― «Хезмәт көненнән соң» (После трудового дня), «сынлы сәнгать рәссамы» квалификациясе бирелә.
1955 елдан Тамбовта яши һәм эшли. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1956). 31 өлкә, 7 зона, 14 республика, 7 Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәсе Ленинградта уздырыла (1976). Рәссамның әсәрләре Маҗарстан, Польша, Германиядә чит ил күргәзмәләрендә күрсәтелган.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. | |
Фронтовик иҗатында Бөек Ватан сугышы темасына багышланган картиналар аерым урын алып тора. Билгеле эшләре: «Хатыны портреты» (1953), «Крепостной хокук чорында» (1955), «Контрреволюцион штабны кулга алу» (1955), «Алгы сызыкта. Унсигезенче ел» (1959), «Тамбовта Совет хакимиятен игълан итү» (1956), «Туган җир өчен» (1959), «Сугышның унсигезенче елында» (1959), «Геодезист кыз», «Яз килде», «Елга ярында» (өчесе дә ― 1964), «Мәктәп баласы» (1965), «Умырзаялар» (1966), «Бакенщиклар», «1929 ел», «Сакта» (өчесе дә ― 1967), «Тамбов атчылары» (1974), «„Тамбов колхозчысы“ танк колоннасын тапшыру», «Авыр еллар» (икесе дә ― 1975), «Икмәк таптылар» (1977), «Беренче яз» (1980), «Җәй» (1994), «Витя – су ташучы» (1997); берничә портрет авторы («Милиция старшинасы М. Н. Ильин» (1959), «„Коминтерн“ колхозы дуңгыз караучысы А. П. Алексеев» (1960), «Генерал-майор В. П. Коробцов» (1985), «Советлар Союзы Герое А. П. Малин» (1987), «Сталинград сугышында катнашкан шагыйрь И. С. Кучин», «Дан орденының тулы кавалеры Н. В. Попов» (1995)[2].
Алексей Павлович 1998 елның 12 сентябрендә Тамбов шәһәрендә вафат була. Аның әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, Тамбов өлкә картиналар галереясында, Тамбов өлкәсе Туган якны өйрәнү музеенда, Тамбов өлкәсенең Мичуринск, Кирсанов шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Себердә, Маҗарстанда, Югославиядә, АКШта, Австриядә, Чехословакиядә һәм шәхси җыентыкларда саклана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.