Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe From Wikipedia, the free encyclopedia
Арча (лат. тат. Arça, рус. Арск) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe.
Арча | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | XIII гасыр |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Арча районы |
Административ-территориаль берәмлек | Арча районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 20 540 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Почта индексы | 422000 һәм 422002 |
Җирле телефон коды | 84366 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Арчада вафатлар |
Арча Викиҗыентыкта |
Халык саны — 20 046 мең кеше (2016).
Казансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе.
Риваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый.
1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр.
1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган.
1926 елда Арча шәһәр статусын югалта.
1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора.
1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 551 | 1 338 | 1 228 | ~2 600 | ~5 200 | 7 519 | 9 329 | 11 376 | 13 938 | 17 211 | 18 114 |
Төп милләтләр:
Кирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты.
2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.