From Wikipedia, the free encyclopedia
Ирина Шәйхелисламова яки Ирина Шейк (русча Ирина Валерьевна Шайхлисламова, инглизчә Irina Shayk) — Россия фотомоделе. 2007 елдан һәр елны "Sports Illustrated Swimsuit Issue" АКШ журналында төшерелә, Armani Exchange (2010), Guess (2008—2009), Intimissimi (2007—2009), Beach Bunny (2009), Lacoste (2007), La Perla (2007) брендларының рәсми вәкиле (бите) була.
Ирина Шәйхелисламова Ирина Шейк | |
---|---|
Туган телдә исем | Ирина Шәйхелисламова |
Туган | 6 гыйнвар 1986 (38 яшь) Чиләбе өлкәсе, Яманъелга, ССРБ |
Милләт | татар-рус |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | фотомодель |
Эш бирүче | Intimissimi[d], Sports Illustrated Swimsuit Issue[d], La Perla[d], Armani[d], Lacoste[d], Guess[d], Vogue[d], Elle[d], Harper’s Bazaar[d], Vanity Fair[d], Marie Claire[d], GQ[d], Maxim[d], Cosmopolitan[d], Allure[d], Glamour[d], Victoria’s Secret[d], Cesare Paciotti[d], Morellato Group[d], Аннабелль Сендип Синх[d] һәм Woman[d] |
Өйдәш | Брәдли Купер, Криштиану Роналду, Канье Уэст[d] һәм Том Брэди[d] |
Ирина Чиләбе өлкәсендә, Яманъелга шәһәрендә дөньяга килә. Аның әтисе — татар, әнисе — рус милләтеннән. Әтисе шахтёр булып эшләгән, үпкәләр авыруыннан иртә вафат булган. Шуннан соң әнисе ике урында эшләргә мәҗбүр булган. Апасы — Татьяна.
Ирина үзенең экзотик кыяфәте татар нәселеннән чыгышы белән бәйли [1].
Ирина Шәйхелисламова 2014 елга кадәр футболчы Криштиану Роналду белән романтик мөнәсәсәбәтләрдә торган.
2014 елның апреленнән Лос-Анджелеста Һолливуд актеры Брэдли Купер белән яши. 2017 елның апрелендә 31 яшьлек модельнең һәм 42 яшьлек актерның беренче кыз балалары Леа де Сен Шейк Купер (Lea de Seine Shayk Cooper) туган[2][3][4].
Ирина үзе туган Яманъелга шәһәренә булыша, авыру балаларга операцияләр ясау өчен акча җыя.
2014 ел Олимпия уеннары ачылу тантанасында катнашты.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.