Татар язучысы Туфан Миңнуллин исемендәге премия From Wikipedia, the free encyclopedia
Туфан Миңнуллин премиясе, Туфан Миңнуллин исемендәге премия (рус. Премия имени Туфана Миннуллина) — драматургия өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия. Күләме — 50 мең сум.
Җәмгыятьтә зур резонанс алган һәм әдәби һәм театр җәмәгатьчелеге тарфыннан югары бәя бирелгән, Татарстан театрларында куелган иң яхшы драматик әсәрләр, Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган китаплар өчен бирелә[1].
2015 елда (язучының 80 яшьлек юбилее елында) драматург Туфан Миңнуллинның (1935—2012) исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.
Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә кандидат Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында карала.
Премия, кагыйдә буларак, ТР Язучылар берлегенең әдәби ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле катнашында тапшырыла.
2012 елдан Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театрда 2017 елда «Туфан Миңнуллин исемендәге театраль премия» булдырыла. Премия булдыруның төп максаты: Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә зур хезмәт куйганнары һәм театр сәнгатендәге казанышлары өчен артистларны һәм сәнгать эшчәннәрен бүләкләү һәм Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү.
Премиянең иң беренче лауреатлары — ТР атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева һәм Түбән Кама театрының чишмә башында торучы артистларының берсе Гөлнура Галиева[9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.